Пенза өлкәсендә яңа мөфти билгеләнде

Photo_Eraser1519646787214Әбүбәкер Юнькин Пенза өлкәсе мөфтие итеп билгеләнде. Бу хакта Пенза татарлары мохтарияте сайты хәбәр итә.

Әлеге уңайдан Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җиһанша Туктаров котлау телеграммасы юллаган.

«Хөрмәтле Әбүбәкер Гаделша улы! Сезне чын күңелдән Пенза өлкәсе мөфтие итеп билгеләнүегез белән котлыйм!

Дини гамәлләрдә дә, социаль, сәяси өлкәләрдә дә җәмгыятькә файдалы булырга омтылу Сезне ислам традицияләре һәм кыйммәтләрен хөрмәт итүче рухи остаз буларак кына түгел, ә гадел, намуслы, дингә җаны-тәне белән инанган кеше, гади гражданин, күрше, абый буларак та бәяләргә мөмкинлек бирә. Тормыш һәм хезмәт юлыгыз кешеләргә файда китерүче игелекле гамәлләр белән тулып торсын. Аллаһы Тәгалә Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер бирсен», — диелә котлауда.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 910

Комментирование запрещено