Күпләр өчен үрнәк булырлык

imageМатурлыкны сөюче Хөббәтова Гөлсем  Мохиб  кызының авылыбызга, табигатькә, чәчәкләр дөньясына багышланган шигырьләре бик күп. Аның җаны кояш белән бергә чыгып, бергә бата. Гаделсезлекне, кимсетелүне күреп, көзге җилдәй ачынып, сызланып елый. Кулыннан килгән кадәр мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Ул Аллаһыны таный, дөньяны, кешеләрне ярата.

Йорты аның — гөлләр бакчасы, ә үзе — гөлләр патшабикәсе. Хуҗалыгында йөздән артык чәчәк төрләре үстерә. Аларның һәрберсе турында сәгатьләп сөйли ала. Кул эшенә дә оста, кәнфит кәгазьләреннән менә дигән костюмнар, ашъяулыклар, бизәкләр әзерли. Мәдәни чараларда үзе язган мөнәҗәтләр, шигыйрьләр белән концерт программаларын тулыландырып тора.

IMG_0781IMG_0783 фото 078 фото 079 фото 080 фото 081 фото 082 фото 083 (2) image

Быел Иске Ярмәк авылының Мәдәният йорты каршысында фонтан ачылган иде, шушы вакыйгага багышлап язган шигырен сезгә дә тәкъдим итәм:

Зур бүләк ясадылар

Җәйнең матур көннәрендә Иске Ярмәк авылының  үзәгендә
Матур бәйрәм башланды, көмеш суларын чәчрәтеп,
                                                 фонтан эшли башлады.
Авыл халкы җыелышты, районнан да килделәр,
Рәсми төстә зур тантана, бәйрәм ясап киттеләр. 

Авыл, район, өлкә башлыклары  зур бүләк ясадылар,
Вәгъдә иткән эшне үтәп, өметне акладылар.
Ярмәк халкы бик рәхмәтле аларның бу эшенә,
Тагын матурлык өстәлде авылның  үзәгенә.
 
Салкын чишмә суы ага фонтан кәсәләреннән,
Суы күзне камаштыра, ялтырый көмеш сыман.
Утыргычлар тезелеп киткән, рәхәтләнеп ял итәсе,
Күңелләр тынычлык таба, килми кайтып китәсе.
 
Чәчәкләр балкып утыра, тәмле хуш ис сибәләр,
Күбәләкләр очып йөри, битләреннән үбәләр.
Менә шундый зур бүләк ясады җитәкчеләр,
Киләчәккә өмет баглап, бар әле яшиселәр.
 
Якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән Сезне, Гөлсем апабыз! Киләчәктә дә иҗат чишмәләрегез саекмасын.

Гөлсем апабызның һәр яңа шигырен яратып укучы Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
 
 

Просмотров: 1523

Комментирование запрещено