Милләттәшебез, Ульян өлкәсе Кулатка районының “Күмәк көч” газетасы хәбәрчесе, шагыйрь Рөстәм Арифуллин «Юл читендә уйланулар» исемле китап бастырды. Җыентык 1000 данә тиражда чыккан. Эчтәлеге поэзия һәм проза бүлекләреннән тора.
Һәр кеше дә шигырь яза алмый. Рөстәм йөрәк кылларын селкетердәй, күзләрдән мөлдерәп яшьләр агызырдай шигъри юллар аша укучының калебен сафландыра.
Рөстәм авылда яши. Шуңа да аның иҗаты тулысынча сала кешеләре турында язылса да, һәр шигырьдә, һәр хикәядә күтәрелгән проблемнар адәм баласының әхлагына барып тоташа.
Усаллык.
Явызлык.
Әшәкелек.
Миһербанлык.
Ялкаулык.
Сагыну.
Сөю.
Хөрмәтләү.
Олылау.
Хисләнү.
Үҗәтлек – барчасы да кешенең кайда яшәвенә бәйләнмәгән. Алар — гомумкешелек сыйфатлары.
Рөстәм тормышны тирәнтен белә, чөнки ул аның эчендә кайный. Шагыйрь, язучы буларак, инсанны инсафлы бәндә күңеленнән чыгып, бизмәнгә сала. Аның максаты — тормышны матурайту, милләтебезне саклау, динебез Исламны гомерле итү.
Аның һәр әсәре — вәгазь. Ләкин дә ул аны нәзберек иттереп китереп куя белә. Эчтәлеккә генә түгел, формага да игътибар итә. Авылның һәр күренеше,елның һәр фасылы — үзенә бер тәрбияви чара.
Һәр авылда печән чабалар. Ләкин дә менә шул хезмәтне, җәйнең челләсен, «Әтиләрсез дөнья тар» җөмләсенә сыйдырып, вафат булган әткәйләрне искә төшереп, елатып ала.
…без дә үстек,
«Ак таулар» киң, печән бар.
Әтиләр юк, әтиләрсез
Киң «Ак тау»лар, дөнья тар.
Язлар, көзләр җиткәч, мылтыклы ирләр, күлләргә чыгып, каз-үрдәк аталар.
Шуның белән мактаналар. Авызларыннан май агыза-агыза, мактана-мактана, балаларын сыйлыйлар.
Ә Рөстәмнең йөрәге сыкрый!
Өзелә казның гомере,
Өзелә кыйгак-кыйгак.
Читтә түгел, кош гомерен
Ник өзәсең, туган як?..
Кошлар туган якны сагынып, бала чыгарырга кайта. Ә монда аларны аталар…
Рөстәм Арифуллин уйландыра да,елата да, елмайта да.
Менә бер мисал.
Аерма юк, авыл-шәһәр
Якынайды кай ара.
Авыл кешесе шәһәрчә
Итне, майны,бәрәңгене
Кибеттән сатып ала.
Урамнарда, шәһәрдә күк,
Сукбайлар арта бара.
Ә инде хикәяләре!
Аларны укып туймаслык.
Концерт алып баручылар сәхнәдән тузга язмаган буш сүзләр сөйлиләр. Рөстәмнең хикәяләрен алыгыз. Укып чыгыгыз да, үз иләгегез аша иләп, тамашачыга тәкъдим итегез. Халыкның күңелен җиде кат күкләргә күтәрегез, ә үзегезне шөһрәткә күмегез.
Шамил БАҺАУТДИН.
«Сәлам» газетасы.
КОНТЕКСТ:
“Сиздем шунда, еллар үтеп, олы яшькә җиткәнем”
Просмотров: 1347