Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!

Do9SYxmX0AIJpIxНигә картлык — шатлык түгел диләр,
Картлыкны да шатлык итәек.
Балалар, олылар белән бергә
Шатланышып гомер итәек.
Картлык шатлык була аладыр ул,
Балалар булса игътибарлы.
Карт кешегә әлләни кирәкми,
Якты чырай, җылы сүз бары…

1 октябрьдә Иске Усман авылы Мәдәният йортында Олылар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.

Кичәне җирлеидара башлыгы Мидехәт Шәйдуллин котлау сүзләре белән ачып җибарде. Зөлфия Хисәметдинова матур шигырьләр укып, бәйрәм кичәсен алып барды. Һәвәскәр җырчыларыбыз Әфида Шатдинова, Венера Сәдриева, Мәдина Шәмсуллиналар өлкәннәргә үзләренең матур җырларын бүләк итсә, Гөлнара Абдуллова, Гөлнур Вәлиуллина һәм Динә Абдуллова Фатих Хөснинең «Кабак» скетчын күрсәтеп, кунакларны көлдереп алдылар. Кунакларыбыз да буш кул белән килмәгән иде: Мөкатдәс абый Нуретдинов элеккеге моңлы җырларны башкарса, Дәрҗеман ага Саләхов бию көйләре уйнап, халыкны биетте.

Җырлап-биешеп утырган арада социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең уңган кызлары Айсылу Сәдриева, Алия Гыйлаҗева һәм Резеда Нуретдинова аш-суларының әзер икәнен белдереп, өлкәннәрне табынга чакырдылар. Авылыбыз хәзрәте Әнвәр Рамазанов Коръән укып, табынны ачты.

Do9SYGyXUAAQVTkDo9SYVZXUAAywbH Do9SYxmX0AIJpIx Do9SZK5X0AALDyF

Ашап-эчеп, гөрләшеп утыра торгач, вакыт та сизелми үтеп китте. «Бер очрашу — бер гомер», — дип, кичәне, табын­ны әзерләүчеләргә зур рәхмәтләрен белдереп, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр өлкәннәребез.

Бу кичәне уздыруда матди ярдәм күрсәтүче Мидехәт Исламетдиновичка, ветераннар оешмасы җитәкчесе Идрис Нуретдиновка, табынны әзерләүче кызларга һәм һәвәскәр артистларга Аллаһының рәхмәте яусын. Аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы һәм эш-ләрендә уңышлар телибез.

Клуб мөдире Гөлнара АБДУЛЛОВА һәм китапханәче Гөлнур ВӘЛИУЛЛИНА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1032

Комментирование запрещено