Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.
27 октябрьдә 20 илдә һәм 60 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Самар шәһәре дә аңа кушыла: 10.00 сәгатьтә диктантны «Яктылык» татар мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11а), 15.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында (Воронежский урамы, 9) язачаклар.