
Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова.
“Авыл хатыны” диюгә күпләрнең күз алдына башына яулык бәйләгән, өстенә алъяпкыч япкан, эштән алҗыган ханым килеп басадыр, мөгаен. Элек шулай иде шул. Ә бүген башкачарак: авыл җирендә бик уңышлы, заманча гүзәл затлар яши. Балалар тәрбияләүдән, өй эшләрен алып барудан тыш, алар җәмгыять эшләрендә катнашырга да өлгерәләр, үз-үзләрен карап, матур киенеп йөрүдә дә шәһәрдә яшәүче гүзәл затлардан калышмыйлар.
“Авыл хатыннары арасында уңышлы эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре дә шактый. Шулай да, хатын-кызның төп эше — балаларын тәрбияләп үстерү, милли һәм дини гореф-гадәтләрне, ана телен саклап калу”, — дип сөйли Похвистнево районының Венера бистәсендә яшәүче Илһамия Кәримова. Ул үзе дә моның ачык мисалы. Биш намазын үтәп, ислам дине кануннарыннан тайпылмыйча яшәүче өч онык әбисе Илһамия ханым дүрт ел инде Похвистнево районының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын да җитәкләп килә, гореф-гадәтләрне саклап, яшь буын вәкилләрен милли рухта тәрбияләүгә дә үз өлешен кертә.
- Районыбызның “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе Расих Латыйпов (урыны оҗмахта булсын) ышаныч белдереп, бу җаваплы эшне миңа тапшыруы өчен бик рәхмәтлемен. Беренче вакытта җирле хатын-кызларыбыз бу оешма кирәкме икән, дип шикләнгәннәр иде. Ә бүген инде рәхмәт әйтүчеләр шактый, — дип сөйли Илһамия Сәгыйть кызы.
Аның җитәкчелегендә аккалфаклылар, чынлап та, зур эшчәнлек җәелдергәннәр. Гали авылының дин әһелләре белән берлектә балалар өчен дин сабаклары укыталар, кыз балаларга токмач җәю, пәрәмәч һәм кош телләре кебек татар ашлары пешерү буенча мастер-класслар үткәрәләр, бөтен авыл өчен Коръән мәҗлесләре уздыралар. Районда, Гали авылында узган бер генә чара да оешма активистларыннан башка узмый. Оешманың эшчәнлеге балаларда олыларга карата ихтирам хисе тәрбияли, дини һәм милли йолаларны өйрәнергә этәргеч була, авыл тормышына карата кызыксыну уята. Мәсәлән, Гали авылында “Минем йортым — гүзәл бакча” бәйгесе уздырыла башлаганнан бирле йорт аллары шау чәчәккә күмелде, авыл тагын да матурланып китте, ди халык.
Әлбәттә, Илһамия Кәримова бу эшләрне үзе генә башкармый, оешманың иң актив әгъзалары Кәүсәр Шәйхетдинова, Флюра Низамова, Гөлшат Низамова кебек ярдәмчеләре, Кәүсәр Латыйпова, Дания Хәсәншина-Тулова, Камил Исхаков һәм Гали авылының башка эшкуарлары кебек оешмага матди ярдәм күрсәтеп торучы киң күңелле дуслары бар аның.
Кәримовларның үзләренең дә хуҗалыклары зур. Уңган милләттәшләребезнең каралты-куралары тәртиптә, анда ит өчен үрчетелә торган атлар басып тора.
- Ирем Расих Башкортостаннан тайлар алып кайта. Шуларны үстереп симерткәннән соң, итен “Дуслык” хәләл колбаса цехына тапшырабыз. Богырыслан, Тольятти, Отрадный шәһәрләреннән дә килеп алучылар бар, — дип көнкүрешләре турында сөйли Илһамия апа. Актив, тиктормас бу милләттәшебез, авылда эш юк дип, яшьләрнең шәһәргә күчеп китүләрен хупламый.
- Яшь гаиләләрнең авылда калуы да күбесенчә хатын-кыздан тора бит. Балаларын үстерү өчен уңайлыклар, балалар бакчасы, мәктәп, эш булганда беркем дә читкә китмәячәк. Эшлим дигән кешегә авылда эш табылып тора. Соңгы вакытта авылларда ипи, татлы бәлешләр пешереп сату пекарнялары, хәләл колбаса ясау цехлары ачыла. Шулай ук сөт һәм эремчек, шәхси хуҗалыкта үстерелгән җиләк һәм яшелчәләрне дә шәһәр халкы яратып сатып ала. Әлбәттә, бу эшләрнең шактые хатын-кыз җилкәсендә. Шулай да без түтәлдә генә казынып утырмыйбыз, ял итәргә дә, җәмәгать эшләрендә катнашырга да, оныкларыбызны үстерешергә дә вакыт табабыз, концерт-тамашаларга да, бәйрәм чараларына да йөреп торабыз.
Аллага шөкер, тормыш иптәшем Расих бик яхшы кеше булды. Ире “Чыкма, йөрмә” дисә, татар хатыны берни дә эшли алмый. Ә ул миңа беркайчан да чикләүләр куймады, гел киңәшеп, бер-беребезне аңлап яшибез, — дип елмая Илһамия Кәримова.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән Илһамия апа галилеләрне күптән инде “авылдашларым” дип йөртә.
- Шулай булмый ни? Гали егете Расих Кәримовка кияүгә чыгып, бергә гомер итә башлавыбызга 38 ел тулды бит инде. Галилеләр мине үз иттеләр, Мәдинә инәкәй белән Надершәет әткәй дә үз балалары кебек күрделәр. Үземнең әти-әнием бакыйлыкка иртә күчтеләр, ә яңа гаиләмдә мин кабат ата-ана назын тойдым, мәхәббәткә һәм кайгыртучанлыкка күмелеп яшәдем.
Берничә елдан Расих белән Венера бистәсендә йорт төзеп, улыбыз Равил белән анда күчендек. Ә төпчегебез Рамилне шушы яңа йортка алып кайттык инде.
Бүген үз хуҗалыгыбыз белән яшибез. Гали авылына да еш йөрибез, кайвакыт көненә икешәр тапкыр әнкәйнең (каенатам бакыйлыкта инде, урыны оҗмахта булсын) хәлен белеп кайтырга туры килә. 89 яшендә булуына карамастан, инәкәебез һәрвакыт хәрәкәттә, тәм-томнарын пешереп, безне көтеп тора, — ди Илһамия ханым.
Ләкин гаиләнең тормышы гел алай ук ал да гөл булмаган шул. Берничә ел элек Кәримовларга ачы кайгы кичерергә дә туры килә — 24 яшьлек уллары Рамил юл һәлакәтендә вафат була. Расих әфәнде һәм Илһамия ханым ул вакытта кичергән кайгыны Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Беркемгә дә насыйп булмасын. Көтмәгән кайгы тормышларының астын өскә китергәч, күп нәрсәләрне аңларга, Ходайга якынаерга, башка кешеләрнең ярдәмен, теләктәшлеген күреп, тураерга көч таптылар. Мондый кайгылардан кемдер шиңә, ә Кәримовлар чыныкты гына. Бу бәла аларның көчле рухлы кешеләр булуын раслады.
Дин кагыйдәләре буенча яшәүче Расих бүген Венера бистәсе мәчетенең имамы вазифаларын да башкара. Кәримовлар ике тапкыр хаҗга барып, берсен үзләре өчен, икенчесен әниләре Рәйсә һәм Мәдинә апаларга багышлаганнар.
Илһамия апа күптән инде кайнана. Равилнең хатыны Рания аңа — әнием, каенатасына әтием дип эндәшә. Оныклары Ләйсән белән Равилә дә әбием-бабам дип өзелеп торалар. Алар икесе дә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыйлар, милли рухта тәрбияләнәләр. Ләйсән, мәдрәсәгә йөреп, гарәпчә укырга да өйрәнгән инде. Быел, гаиләгә ямь өстәп, Равил белән Раниянең көтеп алынган уллары Ислам дөньяга килгән. Бәби белән утырырга кирәк булса, яисә сагынуы чиктән ашса, Илһамия апа үз машинасына утыра да Самарага элдертә. Менә шундый була ул заманча авыл хатыны.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1119