11 октября в ДК «Горизонт» города Сызрань состоялся концерт татарских артистов «Музыкаль Сабантуй».
Этот музыкальный проект не в первый раз выступает на сызранской сцене.
Зрителей очень порадовал новый репертуар исполнителей, искрометные шутки и пародийные номера блистательных ведущих, а также состав артистов был немного изменен: два новых исполнителя с современным репертуаром.
Такие изменения и заметный уровень профессионального роста вызвали позитивные эмоции и поддержку зала.
Зрители с удовольствием подпевали и танцевали вместе с артистами, а аплодисменты в этот вечер не смолкали.
Даже предоставленный антракт между выступлениями был, казалось бы, лишним, настолько зрители были погружены в атмосферу праздника и наслаждения от выступления звезд!
Нужно отметить, что обновленный интерьер ДК «Горизонт» приятно удивил и зрителей, и артистов. Ухоженная территория, вежливый и радушный персонал Дома культуры оставил самые положительные впечатления у присутствующих.
Отметил яркие моменты вечера и Председатель Совета НКАТ г.о. Сызрань Ринад Шарафутдинов: «Очень понравился концерт. И это мнение всего зрительного зала, однозначно! Ощущение праздника, а еще – глубокое ощущение чего-то родного, как из детства. И знаете, это от того, что в этот удивительный вечер все присутствующие общались на родном татарском языке, звучала татарская музыка, исполнялись песни на татарском языке. Это, своего рода, маленький островок, уголок родного и самого дорогого для каждого из нас.
Что касается активности зрителя – она очень высока, более того, если она будет такова, то я и дальше с огромной радостью буду продолжать содействовать и помогать в организации концертов, музыкальных вечеров, спектаклей татарских артистов.
Сами артисты очень любят сызранского зрителя, такого позитивного, благодарного, активного, любящего искусство!
Еще созрели идеи во время посещения концерта: можно организовывать буфеты с национальной продукцией во время проведения таких масштабных мероприятий, привлекать реализаторов с продажей живых цветов, сувениров. Неплохие, согласитесь, идеи для объединения разных видов творчества и искусства? Думаю, многие меня поддержат».
Концерт закончился, артисты продолжили свой гастрольный тур, а зрители с нетерпением будут ждать следующих выступлений.
И, в заключение, небольшой анонс: уже 24 октября состоится концерт еще одного татарского исполнителя — Ришата Тухфатуллина, а 20 ноября всех поклонников драмы и театральных постановок в театре им. А. Толстого ждет премьера спектакля Альметьевского Драматического театра «Четыре жениха Диляфруз». Следите за рекламой на нашем сайте!
Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА.
* * *
Сызранның “Горизонт” мәдәният йортында Казан татар эстрадасы артистлары “Музыкаль сабантуй” дип аталган зур концерт күрсәттеләр.
Концерт программасының эчтәлеген укучы күңеленә илтеп салу өчен бик үткен каләм остасы булырга кирәктер, дип уйлыйм. Җиренә җиткереп яза алмасам, алдан ук укучымнан гафу үтенәм.
Концерт буласы хәбәр алдан таратылса да, зал бөтенләй үк тулып бетмәгән иде. Тамашачының кәефен күтәреп, программаны «Рәвеш» көлке театры артистлары Әбри Хәбриев белән Фатыйх Галиев алып бардылар. Алар чынын-көлкесен кушып сөйли-сөйли, программаның беренче җырчысын — Чулпан Йосыпованың чыгышын игълан иттеләр. Җырчы челтерәп аккан моңлы тавышы белән халкыбызның яраткан җырларын җырлап, залны җанландырып җибәрде. Тамашачы аны сәхнәдән җибәрмичә озак алкышлады.
Татарстаннан читтә яшәүчеләргә татар җырын, татар моңын ишетү үзе ни тора! Кызганычка, шәһәрләрдә генә түгел, кайбер татар авылларында да ана теле кирәкме икән дигән сораулар туган заманда, менә шундый яшь кыз һәм егетләрнең үзебезнең саф татар телебездә башкарган җырлары караңгы төндә ялтыраган яшен кебек тәэсир итә. Мондый концертлар милләтебезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм туган телен саклауга этәргеч булып тора.
Илназ белән Гүзәлнең парлап башкарылган җыры да, залның алкышларына караганда, күңелләрдә тирән рәхмәт тойгылары уятты. Ә Айдар Фәрхетдинов һәм Ринат Яруллинга кушылып зал да җырлады.
Концерт инде ике сәгатьтән артык бара, ә сәхнәгә яңадан-яңа артистлар чыга, яңадан- яңа җырлар яңгырый. Яшь артист Ринат Яруллин да, Сызран татарларына Мәскәү татарлары җәмгыятеннән сәламнәрен җиткереп, яңа җырлар башкарды. Күпләр яраткан Әлфинә Әзһамова башкаруындагы халык җырлары, эксцентрик җырчы Мөнир Рахмаевның номерлары да дулкынландырды. Шундый бай программалы концерт атказанган артистлар Рәсим Низамов һәм Гөлдания Хәйруллина чыгышлары белән тәмамланды.
Артистларның һәр чыгышын халык дәррәү кул чабулар белән каршылады, яраткан артистларына бүләк ташыды. Программаны алып баручы Хәбриев белән Галиев та армый-талмый көлдерделәр, ә кирәк чакта зәвыклы алып баручылар да була белделәр. Мондый бай программалы концерт өчен администрация хезмәткәрләре Фәрит Вәлитовка һәм Альбина Хәйретдиновага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Ахырда Сызран татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов татар милләтен, мәдәниятен күтәрү өлкәсендә шундый зур эш алып баручыларга Сызран татарлары исеменнән рәхмәтләрен җиткерде һәм киләсе очрашуларга өмет белдерде.
Рәис БИГЛОВ.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 992