Борис Заходер истәлегенә

-SEOnPkd18kШагыйрь, балалар язучысы, тәрҗемәче Борис Владимирович Заходерны белмәгән кеше юктыр. Берничә буын балалары аның шигырьләрен һәм әкиятләрен яратып укыйлар. Ул чит ил авторларының “Винни-Пух маҗаралары”, “Мэри Поппинс”, “Алиса могҗизалар дөньясында” кебек әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итүе белән дә танылды.

Быел сентябрьдә Борис Владимировичның тууына 100 ел тулды. Камышлы районының Яңа Усман авылы китапханәсе хезмәткәрләре, авторның юбилее уңаеннан, “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче сабыйларны кунакка чакырып, “Шагыйрь, әкиятче, тәрҗемәче” дип аталган чара  уздырдылар. Авыл клубы хезмәткәрләре Рузилә Гайсина һәм Гүзәл Рәфәгатдинова Борис Заходер әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар да күрсәттеләр.

Чарадан балалар да, тәрбиячеләр Наталья Стройкина, Ильмира Әскарова, аларның ярдәмчеләре Алия Бәдретдинова һәм Светлана Билалова да канәгать калдылар.

Эльмира ФИНК,

Яңа Усман авылы китапханәсе хезмәткәре.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1153

Комментирование запрещено