Быел «Татарча диктант» акциясендә катнашучы татарстанлылар язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит илләр һәм төбәкләр өчен башка татар язучысы — балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Гаяз Исхакыйның тууына — 140 ел, Абдулла Алишның тууына 110 еллык билгеләп үтелә. Текстлар әлеге вакыйгалар уңаеннан сайланган.
- “Татарча диктант” акциясе 27 октябрь көнне сәгать 13:00 уза. Аны 25 илдә һәм 60 төбәктә язачаклар.
Татар теленнән диктантларны тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.
«Татарча диктант» акциясенең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә ала.
- Акцияне Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге оештыра.
Просмотров: 907