Бик борчыла авыл халкы, яшьләр калмый авылда.
Нәрсә көтеп торсыннар соң? Юк бит бернинди эш тә.
Үсмерләрнең бик килә ул туган авылда эшлисе,
Гаилә корып, матур итеп сый-хөрмәттә яшисе.
Мәктәп елларын бетергәч, алар китә шәһәргә,
Дәвам итәләр укуны, әти-әни килә ярдәмгә.
Һәр кешегә кирәк шул ул, үзенә күрә һөнәр.
Менә шуңа тырышалар, эш урыны эзлиләр.
Кайтырлар иде авылга, туган җир бит ул якын.
Һавасы саф, табигате хыялда гына калыр.
Читтә яшәп көн күрәләр, безнең халык бик тырыш,
Югары уку йорты бетереп, хөрмәтле кеше булып.
Матур өйләр арасында ике йөзләп йорт ялгыз,
Көтеп тора хуҗаларын, бәлки, кайтырлар диеп яз-көз.
Кайткалыйлар ярмәклеләр олыгаеп, ялга чыккач,
Төрле һөнәр ияләре: летчик, моряк һәм дә врач.
Авылдашлар-читтәгеләр урыннарда эшлиләр,
Кайберләре авыл турында китаплар да әзерлиләр.
Менә алар шундый тырыш, яхшы уйлар уйлыйлар,
Ярмәк эшмәкәрләре белән араларын эзмиләр.
Бер көнне алар сөйләшеп, уйлашсалар бергәләп,
Зур түрәләргә барып, аңлатмалар бирсәләр…
- Нәрсә була яңартып? — дип. — Берәр цехмы салырга?
Юкәләр күп, тагын үсәр… Мунчаламы ясарга?
Авылыбызда бик күп бит мал, тиреләр эшкәртикме?
Сарыклар да асрый халык, киез итек салыйкмы?
Ярар алар булмый икән, тегәргәме күлмәкләр?
Ир-атка ыштан кирәк, балаларга — шортиклар.
Җыелышып уйлашыгыз, хөрмәтле “Зур” кешеләр.
Түрәләр дә булышырлар, берәр җаен табырлар.
Гади халык та булышыр. “Ил төкерсә күл була”.
Бергәләшеп, шатланышып эш урыннар ачарга.
Инде эшләр “кайнап” торса, яшьләр шатланып калыр,
Читтә яшәгән халык та туган өйләргә кайтыр.
Икейөз йорт тиз арада уяныр йокысыннан,
Матур итеп яңа өйләр “елмаешып” торырлар.
Нигә халык кайтмасын? Бик матур авылыбыз!
Мәдәният йорты да шәп, фонтаны да бар аның.
Көндә концерт авылыбызда, урманнарга чыгалар,
Оештыручылар яхшы, чын күңелдән тырышалар.
Сок елгабыз суга бик бай, аквопарк куярга,
Ерак түгел күкерт суы, җылы ванна алырга…
Мәчеткә дә бара халык, ”гөрләп” тора тирә-як,
Эшмәкәрләр, ”Зур” кешеләр, ярдәм итегез тизрәк.
Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.
Просмотров: 1409
Ярдәм көтәргә, юк шул. Эшмәкәрләр акча табудан бушамый, ә, түрәләр АКШ ка караганнар — халыкны бетерәләр.
Барда алда әле, бик яхшы булыр. Безнең халык тырыш, уңган, көчле.