Березки авылы
Наҗия Минафа кызы Хәйретдиновага – 90 яшь!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт, әни!
Син бит, әни, безнең өчен
кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Наҗия Минафа кызы Хәйретдиновага!
Кадерле Наҗия апа! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.
Еллар үтә дип, борчылма син,
Еллар үтү — берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып озак
яшәү -
Үзе бәхет, үзе шатлык ул!
Изге теләкләр белән каенсеңелең Рузалия ире Мәсгуть, балалары һәм оныклары белән.
* * *
Елховка районы,
Мулла авылы
Кашаф Мингач улы Фәхретдиновка – 80 яшь!
Кадерле әтиебез, яраткан бабабыз! Җир йөзендәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине гомер бәйрәмең белән котлап, корычтай исәнлек, кояштай озын гомер, тигезлектә яшәргә телибез. Аллаһы Тәгалә сиңа иман байлыгы насыйп итсен. Калган гомереңне дә шулай шатлык белән исән-имин яшәвеңне телибез.
Уен гына түгел яшең,
Син бит хәзер сиксәндә.
Сыкланалар сиңа карап,
Сиксән яшькә җиткәнчә.
Үрнәк итеп карап сиңа,
«Менә бит!» диярлек бар.
Алтмыш яшьлек балалары
Башларын иярлек бар.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәһимә, кызларың Алия, Гөлия, улың Наил гаиләләре белән һәм барча туганнарың.
* * *
Кашаф Мингач улы Фәхретдиновка!
Кадерле бабабыз! Без сине 80 еллык гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа зур рәхмәтләребезне белдереп, исәнлек, бәхет, тигез гомер телибез. Бабакай, без сине яратабыз, хөрмәт итәбез. Шушы теләкләрне бездән кабул итеп ал.
Гомер үтә диеп, моңсуланма,
Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты
көннәр
Барыр юлларыңны бизәсен.
Иң изге теләкләр белән онык-оныкчыкларың Юлия, Алинә, Рәмис, Рәис, Румил, Резидә, Карина, Элина, Әминә, Самир.
* * *
Похвистнево шәһәре
Гөлия Лотфулла кызы Гыйсмәтуллинага – 50 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз.
Котлы булсын, әни, юбилеең!
Нурлы булсын һәрчак күзләрең.
Кайгы күрми, шатлык белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Син бит безгә һәрчак үрнәк,
Һәрвакытта киңәш бирүче,
Күктә янган кояш кебек,
Йөрәк җылысы биреп торучы.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың.
* * *
Красный Яр районы,
Кызылсу авылы
Нәфисә Хәмәтгали кызы Кәриповага – 75 яшь!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбием! Без сине туган көнең-юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.
Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз
белән.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зиннур, улың Зөфәр, киленең Гөлия, оныгың Алия.
* * *
Нәфисә Хәмәтгали кызы Кәриповага!
Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.
Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Изге теләкләр белән кызың Мәдинә, киявең Фәрит, оныгың Марсель – Инесса, оныкчыкларың Самира, Әминә.
* * *
Нәфисә Хәмәтгали кызы Кәриповага!
Әнкәем, күз нурым! Бүген сиңа 75 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман да яшь. Безнең өчен син — дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә.
Рәхмәт, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең
өчен.
Балам диеп, күз нурларын
җәлләмичә,
Кайткан саен назлап, сөеп
йоклатканың өчен.
Кызың Гөлкәй, киявең Рәшит, оныгың Гөлфинә – Рамил, оныкчыгың Әдилә.
* * *
Стара Загора урамы
Әлфия Лотфулла кызы һәм Нәдим Насыйбулла улы Ибәтулловларның
бергә гомер итүләренә – 50 ел!
Кадерле әниебез һәм әтиебез, әбиебез һәм бабабыз! Без сезне истәлекле юбилейларыгыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып
торсын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен!
Балаларыгыз, оныкларыгыз
бүген
Әйтә: «Әткәй-әнкәй, зур
рәхмәт!»
Гомер буе безнең белән бергә
Яшәсәгез иде шат-рәхәт.
Изге теләкләр белән кызларыгыз Румия, Кадрия, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.
* * *
Самара шәһәре,
Липяговская урамы
Рәйсә Каюм кызы Рәфыйковага!
Кадерлебез! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвеңне телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа һәр көнне.
Кайчан барсак, йөзең кояш
кебек,
Кайчан барсак, сыең безнең
өчен әзер.
Игелегең меңе белән кайтсын,
Куанычлы гына таңнар атсын.
Кызың Ләлә, киявең Хәлил, оныкларың Ренат, Марат, Лилия гаиләләре белән һәм улың Мидхәт гаиләсе белән, кода-кодагыйларың.
* * *
Самара шәһәре,
Георгий Димитров урамы
Нурсинә Бари кызы Хәмидуллинага!
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы саулык, озын гомер, шатлык-куанычлар, күктәге кояшның тик сихәт нурларын гына коюын, күңел тынычлыгы, сөенечләргә куанып яшәвеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең
диеп,
Сиңа сәлам язып салабыз.
Корыч кебек ныклы сәламәтлек,
Шатлык, бәхет теләп калабыз.
Тормыш иптәшең Габдулла, кызың Гүзәл, киявең Эдуард, улың Илдар, киленең Алсу, оныкларың Аня, Соня, Камилә, Маша, Захар, Дамир.
* * *
Камышлы районы,
Камышлы авылы
Рушания Сәгыйть кызы
Диндаровага – 50 яшь!
Яраткан сеңелебез! Ихластан, чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.
Төрле-төрле булсак та,
Без бер тамырның — өч гөле.
Апам диеп берәү дәшсә,
Икенчесе — сеңелем.
Мөхәббәтнең бизәгедер
Җиргә туган кыз-бала.
Апалы кеше — бай кеше.
Сеңел — бүләк Ходайдан.
Хәл сорашсаң, рәхәт була,
Назга тула күңелем.
Сизәм барлык уйларыңны,
Син минекен тоясың.
Син бит миңа терәк булып,
Кирәк булып тугансың!
Иң изге теләкләр белән апаларың Зәмзәмия, Илһамия гаиләләре белән.
* * *
Самара шәһәре,
Партизанская урамы
Инсаф Илдус улы
САЛЮКОВка – 25 яшь һәм
Камил Инсаф улына – 1 яшь!
Кадерлеләребез! Без сезне чын күңелдән туган көннәрегез белән котлыйбыз. Озын гомер, тәнегезгә исәнлек, җаныгызга тынычлык, бәхетнең тулысын, мәхәббәтнең олысын телибез. Инсаф, алдагы көннәреңдә дә гел шулай изгелекле, юмарт, ярдәмчел, безнең барыбызга да терәк булып кал, калган гомерең дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә үтсен.
Туган көнегез белән котлап,
Бәхетле булыгыз, дибез.
Ак бәхетләр һәм уңышлар,
Тик шатлыклар телибез.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Азалия, әтиең Илдус, әниең Наилә, энеләрең, әбиләрең, бабаң.
* * *
Тупли авылында туып-үскән, хәзерге вакытта
Самарада яшәүче Фатыйх Исмәгыйль улы Замалиевны
Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән!
Хөрмәтле дустым! Син егерме ел буе руль артында йөрисең. Бу зур җаваплылык таләп итә торган, көндәлек авыр хезмәт. Шушы бәйрәмең белән ихлас күңелемнән котлап, саулык-сәламәтлек, бәхет, тигез, хәләкәтсез юллар телим.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң
атсын.
Котлап сине бәйрәм белән,
Юлларыңда үссен ак чәчәк.
Алып килсен сиңа бүгенгесе
Бәхетле һәм матур киләчәк.
Изге теләкләр белән яшьлек дустың Миләүшә.
* * *
Елховка районы,
Мулла авылы
Гөлсем Габдрахман кызы Ибраһимовага — 65 яшь!
Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа.
Рәхмәт, әни, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа.
Изге теләкләр белән балаларың Лилия, Раил, Нәгыйм, киявең Сергей, киленнәрең Марина, Лилия, оныкларың Ирек, Алинә, Илнур, Арина, Рифат.
Просмотров: 1074