28 октябрь — Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без өлкәбездә яшәгән һәм эшләгән милләттәшләребезне зурлап, хезмәтләрен күрсәтергә, эштә ирешкән уңышларын зурларга тырышабыз. Быелгы автомобиль транспорты көне алдыннан традициябезне бозарга туры килде. Бүгенге героебыз — гомере буе Самара өлкәсендә түгел, Себер якларында машина йөрткән, пенсиягә чыккач кына Самараның Мехзавод бистәсенә кайтып урнашкан Минәхмәт Зәкиҗан улы Шакирҗанов.
Кар бураннары уйнаган көннәрдә тәрәзәгә карап утырган әбием: “Юлда булган кешеләргә Ходай ярдәм бирсен иде!” — дип, белгән догаларын укыганда, ихлас теләкләренең көне-төне машинада чапкан күп кешеләрне саклап калуында аның шиге юк иде.
Үткән гасырның җитмешенче елларында Яңа Уренгойга эш эзләп киткән героебызның тормышы да шул кар бураннары арасында руль әйләндереп узды инде. Дөрес, Себергә барып эләккәч, ул башта Беренче санлы тирән бораулау экспедициясендә тракторчы булып эшли башлый. Гомер узу белән оешмалар да бер кушыла, бер аерыла, исемнәре дә үзгәрә торгач, аның хезмәт урыны “Тюменьбургаз” җитештерү берләшмәсенең махсус техникасы һәм технологик транспорт берләшмәсе” дип атала башлый.
Себердә эшләүчеләр ул вакытларда башлыча төзү вагончыкларында яшәгәннәр. Күпләр гомерләренең яртысын шунда үткәрделәр. Ә Минәхмәт, әле яшь кеше булуына карамастан, гаилә оясын кору турында кайгыртып, ике — өч ел дигәндә үз өен корып куя. Шушы өйгә хатыны Разиясен һәм өч баласын да алып кайта.
Биш ел буе тракторыннан төшмәгән Минәхмәт машина йөртергә дә өйрәнә. Оешма җитәкчелеге аны җаваплы кеше дип таный һәм су ташучы ЗИЛ-130 машинасын ышандыра. Кем әйтмешли, “яңа” машинасының тишекләре күп була шул. Минәхмәт аны яхшы итеп ремонтлагач, тимер аты чыннан да яңа кебек эшли башлый. Ул көндез оешма эшләре буенча чаба, ә кичен җирле халык телендә Нахаловка дип аталган вагон шәһәрчегенә су китерергә тиеш була.
Нахаловканың бөтен хатын-кызлары да Минәхмәтне яратып “Миша-водовоз” дип атыйлар иде. Миша килмәсә, бөтен дөньялары туктый бит. Ашарга да пешерә алмыйсың, балаларның кием-салымын да сыгып куялмыйсың, хәтта салкын урамга чыгып киткәндә, бер стакан кайнар чәй дә эчәлмисең. Шуңа күрә алар эшкә киткәндә вагончыкларының ишекләрен бикләмиләр. Чөнки Миша-водовоз килә дә, ишеге ачык булган вагончыкларга кереп, хуҗабикәләр тезеп калдырган чиләк-кәстрүлләрне тутыра. Ә өйләрен бикләргә өйрәнгән кешеләр ачкычларының кайда булуын аңа алдан ук әйтеп куялар. Менә шундый ышанычлы кеше булган Минәхмәт.
- Һава торышы нинди генә булмасын, Миша-водовоз безне беркайчан да сусыз калдырмады. Тәрәзәдәге ут кебек иде ул. Ял көне аның машинасын күрү белән халык, чиләк-бидоннарын шалтыратып, водовоз янына җыела. Көлеш-шаярыш, шатлык китерә иде ул, — дип сөйли оешманың хезмәт бүлеге җитәкчесе Людмила Лятт. — Миша беркайчан да беркемгә дә кире сүз әйтмәде. Вакыты булса да, булмаса да, берәрсе баласын хастаханәгә илтергә яисә кибеттән әйбер кайтарырга сорала икән, ул беркемне дә кире борып җибәрми иде.
1983 елның үтә салкын кышында бораулау җайланмаларына хезмәт күрсәтүче КамАЗ машинасы ватылгач та Минәхмәтнең ЗИЛы ярдәмгә килә. Машинасының гел төзек булуын белгән баш инженер Шакирҗановны чакырта да: “Син, Минәхмәт, коммунист. Менә сиңа йөкләмә: 70 километр ераклыкта урнашкан “Базальт” базасы тирәсендәге вышкаларны су белән тәэмин итәргә кирәк”, — ди. Миша-водовоз, коммунистлар партиясе заданиесенең мөһимлеген аңлап, үз машинасының төп подшипнигыннан май акканын, 50 градуслы салкында реҗин сальникларның таш кебек каткан булуын әйтеп тормый инде, подшипникка майны күбрәк иттереп коя да юлга чыга. Ул чактагы гравий җәелгән юлларны сөйлисе дә юк. Берсеннән-берсе 15 — 20 километр ераклыкта урнашкан “куст”ка кергән бораулау җайланмаларының ашханәләренә, мунчаларына, эшчеләрнең өйләренә ничә мәртәбә су китерергә туры килгәнен үзе генә белә ул. Шулай итеп, партия йөкләмәсен җиренә җиткереп үти. Бер атнага сузылган ремонт тәмамланып, КамАЗ рейска чыккач, салкыннар да ничектер йомшара. Хәерчегә җил каршы булганмы, әллә табигать коммунистның ихтыяр көчен сынаганмы, анысы билгесез…
Хезмәт сөючән, техниканы саклый белүчән намуслы хезмәткәргә Яңа Уренгой шәһәренең 13 санлы мәктәп автобусы ышандырылгач та Минәхмәт сынатмый. Шул мәктәптә директор булып эшләгән Россиянең атказанган укытучысы Евгения Маннапова да бүген Самарада яши. Шалтыратып, Минәхмәт Зәкиҗан улы турында сораган идем, ах-вах килеп, рәхмәтләрен укый башлады:
- 90нчы елларда “Тюменьбургаз” оешмасы җитәкчеләре Виктор Вяхирев һәм Владимир Сальников, үз белдекләре белән, мәктәпкә автобус бүлеп бирделәр һәм водителенә хезмәт хакы түләп тордылар. Минәхмәт безнең коллективта бик тиз үз кешебез булып китте. Ул спорт командаларын ярышларга алып бара, ә алып кайткач, һәр баланы өенә кертеп чыга иде. Яңа Уренгойны яхшы белгәнлектән, без аңа курьер вазифасын да тапшырдык, тәэминат та аның өстендә иде — дәресләр өчен кирәк булган күрсәтмә материаллар, җайланмалар кайтарып тора иде.
Минәхмәтне балалар да, укытучылар да яраттылар, хөрмәт иттеләр, чөнки ул ачык күңелле, ярдәмчел кеше, — дип сөйләде мәктәп директоры.
75 яшьлек Минәхмәт Зәкиҗан улы, пенсиядә булуына карамастан, әле дә рулен ташламый. Күптән түгел генә үз машинасында Анапага ялга барган иде. Кайтып җиткәнче бакчасында виноградлары өлгергән, алмалары пешкән. Үз өе белән яшәгән кешегә тик торырга вакыт юк шул. Менә шулай матур гына олыгаялар минем Себердәге танышларым. Исәнлек сезгә, юлда булган кешеләр!
Хәмзә МОРТАЗИН.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 1323
амин алла сакласен фажигалардан