28 октябрь көнне Азнакай районы Татшуган авылы зиратында Шәфәгать Салиховны җирләделәр. Танылган баянчы Казан — Чаллы трассасында килеп чыккан авариядә һәлак булды. Җирләгән көнне беренче кар яуды. Салават Фәтхетдинов та бу хакта «Табигать елый!»диде.
Интернетта Шәфәгать Салихов истәлегенә багышланган шигырьләр чыга башлады. Бер-икесен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Илзирә Вәлиуллина беренче кар яуган көнне якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашып бакыйлыкка күчкәннәргә багышлап мондый юллар яза:
Беренче кар… Ап-ак булып
Җилли-җилли явадыр.
Күңелемә сагыш булып
Керер юллар табадыр.
Ачык кабер эчендә дә
Керергә кар базадыр…
Ап-ак хәрефләр сызгалап
Гүя, нидер язадыр..
Гүя, савап яза кебек
Куеласы мәеткә:
“Белми кылган хаталарын
Алма, Раббым, гаепкә”…
Аклык, беренче кар белән
Озата җиһан колын –
Якты дөньялардан кеше
Тәмам итте үз юлын…
Беренче кар… Кем өчендер
Шатлык, көтеп алынган!
Кемгәдер актык, соңгысы
Сагышларга манылган…
Әлфия Лотфуллина да танылган баянчы истәлегенә шигъри юллар калдырган:
Урсал тауда түгел, бүген карлар
Ява синең кабер өстендә.
Тиккә генә яумый ак кар,
Чөнки җаның ак кар төсендә.
Синең җылы җырларыңда калды -
Бик күп еллар әле җырларбыз.
Шул җырларга кушып, дога кылып
Сәламебез сиңа юлларбыз.
Просмотров: 1293