Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсендә эш сәфәрендә булды.
Ул Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән очрашты. Очрашуда Андрей Травников Новосибирск өлкәсе 2019 елда үтәчәк Федераль Сабантуйны уздырырга әзер булуын җиткерде, бәйрәмнең көне билгеләнде. Шулай итеп, киләсе елда 8 июнь көнне Новосибирск шәһәренең ипподромында ат чабышлары үтәчәк. 9 июнь көнне шәһәрнең яр буенда Федераль Сабантуе узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Федераль Сабан туе Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә узарга тиеш иде. Кайбер сәбәпләр белән бәйле рәвештә бәйрәмнең уздырылу урыны Новосибирск шәһәренә күчерелде.
Губернатор Андрей Травников белән очрашудан соң Милли шура рәисе Васил Шайхразиев Себер федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло белән очрашты.
Шулай ук эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Колыванск районында урнашкан чад татарларының Йорт-Ора авылындагы мәдәни-тарихи милли музей комплексы белән танышачак, Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясендә җирле татар оешмалары активлары белән очрашу уздыру көтелә.
* * *
Заместитель премьер-министра Татарстана, председатель Национального совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев в рамках рабочего визита в Новосибирскую область встретился с губернатором региона Андреем Травниковым.
В ходе переговоров с губернатором Новосибирской области было принято решение о проведении федерального Сабантуя 2019г. в Новосибирске. 8 июня состоятся скачки на ипподроме на приз Губернатора, а на 9 июня назначен Федеральный Сабантуй на набережной.
Напомним, ранее сообщалось, что Главный национальный праздник татар в 2019 году будет проведен в городе Сыктывкар Республики Коми. Но по некоторым обстоятельствам принято решение перенести Федеральный Сабантуй в Новосибирск.
В Новосибирске Сабантуй проводится более 20 лет. Традиционно организаторами выступают Региональная татарская национально-культурная автономия и ГБУ «Новосибирский областной татарский культурный центр» при поддержке Правительства Новосибирской области, мэрии города Новосибирска, Дома национальных культур им. Геннадия Заволокина.
Также Василь Шайхразиев встретился с полномочным представителем Президента РФ в Сибирском федеральном округе Сергеем Меняйло.
Просмотров: 1124