Яңа Ярмәгем — туган авылым минем…

image

Яңа Ярмәгем — туган авылым минем,
Туган оям, яшел бишегем…
Суың тәмле, искән җилең назлы синең,
Туган авылым минем — Яңа Ярмәгем.

Безнең Яңа Ярмәк авылы бик тә матур урынга урнашкан. Зур юлдан 4 чакрым ераклыкта. Юлның икенче ягында — урманнар: каенлык, имәнлек, наратлык. Урман янында — печәнлекләребез: Бекит тавы, Әкълимә  чокыры һәм башкалар.  Урманнарыбызда  нинди генә кошлар сайрамый, чәчәкләр үсми, нинди генә җәнлекләр юк?! Аланлыгында  җиләклекләр күп: кура җиләге, бөрлегән, миләш, балан, җир җиләге, аю камыры мулдан.  Язын-көзен нинди генә гөмбәләр юк! Нарат урманының хуш исләре балдан татлы.

Ә авылыбызның   төн ягында  — таулар. Тянь-шань  бер читтә торсын. Анда балалар яздан юа ашарга йөри, кыш көне  чаңгы-чана шуа.

Тау битләрендә — безнең көтүлекләр. Сыеры, сарыгы  шунда көтелә. Тау битләрендәге җиләкнең тәмлелеге, күплеге… Эх, дигәнче бер чиләгеңне тутыр да, рәхәтләнеп саф һава  сулап ял итеп кайт.

Авылыбызның бер ягында “Рассвет” совхозы күренеп тора. Авыллар арасындагы аланда да — печәнлекләр. Аларны Тугай дип атыйбыз.

Элгәре авылыбызда дүрт бригад булган. Берсе Каюмова Марьям апалар янында урнашкан иде, берсе Сәимә әбиләр тирәсендә, берсе Заһит абыйлар яшәгән урында, берсе Хәлилләр урынында.

Халкыбыз бик тә уңган булган. Тугайда үткән печән өмәләрен сөйләп тә бетерә алмыйлар олылар. 

Тугайның теге башында, совхоз янында шомырт агачлары, кара һәм кызыл карлыган, бөрлегән үсә торган булган.

Авылыбызның бер ягында ферма урнашкан. Анда  сыерлар, сарыклар, казлар, тавыклар, хәтта  дуңгызлар да  асраганнар. Бөтен эш тә кул көче белән  эшләнгән, атларның да очы-кырые булмаган.

Соңрак аръякта сарыклар фермасы барлыкка килгән. Анда 3,5 мең ярым сарыклар бар иде, дип сөйли апа-абыйларыбыз.  Апа-абыйлар гаиләләре  белән шунда ук яшәп, эшләгәннәр. 15әр көтүче булган, сарык  өстен  алышырга чит  авылдан да апалар килә торган булганнар. Бу  әкият түгел, булган хәлләр!..

Язын көймәләр белән ашарга-эчергә чыгара торган булганнар. Сок  елгасы  да бит кышкы суык көннәрдә шартлап туңган. Алтай, ДТ-70 тракторлары белән салам, печән тарттыралар иде, алары истә калган. Боз түзә иде тракторларны. Елгалар өстендә бала-чага тимераякта  шуа, шар тибә иде. Хәзер әкәмәт инде, Сок суы, елгалар  да туңмый. 

Тора бара авылыбызда ике бригад калды, яшьләр шәһәрне үз итә башладылар. Авылдагы эшне чыпчык та чүпләп бетерә алмый бит югыйсә. Таңнан торасың, сәгать 3тә, кичке 12гә кадәр йөрисең, әле эш бетмәгән була — ятасың. 

Ничек йөрелгән, бер Ходай Тәгалә белә. Яшьлек инде, тиле яшьлек. Әле бит колхозда гына эшлисе түгел, өйдә дә  мичләрне ягасы, су ташыйсы, мунча ягасы (утыны чи, янмый, пыскып ята), малларны карыйсы… Оекбаш бәйлисе, йон эрлисе, балалар карыйсы… Өйдәге бакча, колхоздагы  утау, йорт тулы мал-туар…

Алай да авылымның уңган, бердәм халкы бер дә беренчелекне бирмәгәннәр, районда иң алдынгылар булганнар.

Соңрак авылыбызны Иске Ярмәккә кушканнар. Без 3 бригад булып калганбыз. Кызганычка, аннан аръяктагы ферманың сарыклары сатылып, биналары сүтелә. Авылда сыерлар, атлар, бозаулар гына кала.

Кырчылыкта да комбайнчы-тракторчы абыйларыбыз беренчеләрдән булдылар. Караңгы таңнан эшкә китә иделәр. Терлекчелектә дә унышлар зурдан иде. Иртән иртүк, сәгать 7дә, радио эшләп торды, Әмил абый Сәлахов (искә алуларым аның рухыңа дога булып барып ирешсен иде) радиодан кем күпме эшләгәнне көннекен-көнгә сөйләп, эшләгәннәрне мактап тора иде. Аннан соң концерт программасы дәвам ителә. Кемнең туган көне, кемнең бәбие туган — барысын да белеп тора идек…

Язын авылым чия, алма, шомырт чәчәкләренә төренә, сала өстенә хуш ис тарала. Матур, төзек йортлар авылыбызны әле дә бизи. Авыл уртасында нур балкытып мәчетебез басып тора. Мәчет картлары анда азан әйтеп, намазлар укып йөриләр. Аллаһыга шөкер, мәктәбебез дә, балалар бакчасы да, медпункт та, ике кибет тә эшләп килә, авылда балалар да әлегә күп. Тик менә эшләп арыганнан соң ял итә торган урыныбыз — клубыбыз гына юк. Иске бинаны авария хәлендә дип таныдылар, әлегә мәдәният учагын мәктәп бинасы үзенә сыендырды…

Һәрбер кешегә туган җире, туган авылы якын бит. Кая гына барсаң да, тизрәк өйгә, туган авылыңа, туган ояңа кайтасы килә. 

Авылга күз салыйк әле. Бөтен җирдә тәртип, урамнан атлаганда рәхәтлек сизәсең. Бу бит минем газиз авылым. Авылымның кешеләренә соклануымның чиге юк. Гомумән, безнең авылда уңган, булдыклы, үрнәк гаиләләр бик күп. Яшьләребез дә, олыларыбыз да өйләрен төзекләндерәләр, яңарталар. Һәр өйдә газ белән су гына түгел, бәдрәфләр дә бар. Тик сөенеп яшисе генә…

Авыллар саклансын иде, алар юкка чыкса - районнар да югалачак. Ни эшләргә соң безгә, кемгә бәрелергә?

Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым.
Баш очымда кош сайрады,
Бәхетемә юрадым.

Әй, авылым, ничек саклап калырга соң сине?

Сезне яратып һәм ихтирам итеп Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1471

2 комментариев

  1. Мәктәп бинасында урын бирүләре әйбәт инде анысы, тик авылда клуб — мәдәният учагы булырга тиеш. Ансыз ничек яшәргә? Яңа Ярмәк клуб җитәкчесе Алия Хәмидуллина (аңа кадәр Рузалия апа Гафурова эшләде), китапханәче Асия Җәләева (Алисә Хәматшина иде) төрле чаралар оештырып торалар. Халык та актив, барлык концертларда, бәйрәмнәрдә катнаша. Артистларга чыгыш ясарга сәхнә, киенергә — гримерка булырга тиеш.

  2. КПРФ житэкчелеге астында социализм корырга.