Театр актрисасы социаль челтәрдә комментарий язучыларның җавап тотачагын әйтте

0103

Мәдинә Гайнуллина 16+ тамгасы белән куелган “Медея: материал” спектаклендә төп рольне башкара.

15 февраль көнне Камал театрының Кече залында чишенәчәк Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина тамашачыны кисәтеп куйды – социаль челтәрләрдәге белер-белмәс комментарийларыгыз өчен җавап бирергә мөмкинсез. Бу хакта “Татар-информ”да театрның Казан гастрольләренә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.

“Кеше социаль челтәрләрдә язган сүзләренә хуҗа булырга тиеш. Миңа калса, алга таба ул калдырган комментарийлары өчен дә җавап тотачак. Без комментарийларга бик җиңел карыйбыз. Әмма кешеләр нәрсә язганнарын карасыннар иде”, — диде ул.

Ул бу теләкләрен Әлмәт театрының “Тынлыкта гына урын бар” спектакле темасына бәйләп – сүзнең кадере һәм кадерсезлеге турында әйтсә дә, “Медея: материал”га да кагыла. Чөнки 16+ тамгасы белән куелган спектакльне караганнан соң капма-каршы фикерләр булачагы фаразлана.

Мәдинә Гайнуллина Медея образы өчен “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә “Тантана” премиясе лауреаты булды.

Әлеге спектакльнең фоторәсемнәрен һәм видеоязмадан бер өзекне биредә күрергә мөмкин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1057

Один комментарий

  1. Эйтергэ ярамый, язарга ярамый, халыкны сарык кетуенэ эйлэнерделэр инде.