Беркем дә фаҗигага тармасын

firefighters-1717916_960_720Узган елның ноябрендә зур бәхетсезлек кичерергә туры килде: электр чыбыгыннан янгын чыгып, сараебыз, келәтебез янды. Анда сакланган бер әйберебезне дә алып чыга алмадык.

Әлһәмдүлиллаһи, ярдәм кулы сузучылар күп булды. Пох­вистнево районының Яңа Мансур авылы мәчетләренә, Яңа Мәчәләй, Иске Мәчәләй халкына, әтиемә һәм әниемә, Самарада яшәүче энеләремә, Раилә апама, туганнарым Гөлия белән Рөстәмгә, Вәлимә әбиемә рәхмәтләрем чиксез.

Һәрбарчасына да Ходай исәнлек-саулык бирсен, башка беркемгә дә андый фаҗига күрергә насыйп булмасын иде.

Алия МӘКЪСУТОВА.

Похвистнево шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1066

Комментирование запрещено