2019 елның январендә татар әдәбияты классигы, патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел булды.
Фатих Кәрим – әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган шагыйрьләребезнең берсе. Үзенең әсәрләрендә ул халык иҗатына еш таянган. Шагыйрь халык җырларыннан илһам алып, аларны иҗади өйрәнгән һәм үзенең иҗатында файдаланган.
Ф.Кәримнең иҗатында борынгы жанрларның берсе – әкиятләр элементлары да уңышлы кулланылган.
Шагыйрь иҗатында сугыш фаҗигасе дә урын алган. Ул сугышның беренче көннәрендә үк, халыкны бердәм көрәшкә чакырып, ялкынлы шигырьләр иҗат иткән. Аның һәр шигырендә җиңүгә ышаныч, фашизмга чиксез нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт яңгырый.
Ф.Кәрим поэзиясе – якты, саф һәм патриотик тойгылар поэзиясе. Ул бай, күпьяклы татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тота.
Фатих Кәримнең «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» әкият-поэмасына багышлап, бер китапта күргән иллюстрациягә таянып, картина ясаган идем. Балалар да аның иҗаты белән танышып, аның поэзиясенә таянып, төрле иллюстрацияләр ясасыннар иде дә бит… Шагыйрьне мәңге онытмаска тиешбез!
Фатих Кәрим
(1909 – 1945)
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Татар милли хәрәкәтенең активисты, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат НАДИРОВ.
Просмотров: 1131