Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату — олы бәхет. Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында яшәүче Ркыя апа һәм Рөстәм абый Арслановлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 60 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Шуңа үзләре дә шөкер итеп яшиләр.
Гаилә, тормыш… Бер карасаң, гади генә сүзләр кебек, икенче яктан уйлабрак карасаң, бик катлаулы икән шул алар. Бик күп сынаулар үтәргә, тормышның ачысын-төчесен татырга туры килә.
Январьдә бар җиһанда карлы-буранлы кыш хуҗа. Ул үзенең биләмнәренә тырышып-тырышып ак кар тутыра, елгаларны көзгедәй боз белән каплый.
- 1959 елның январендә бик салкын көннәр торды. 28ндә генә искиткеч матур, кояшлы көн булды, — диләр мактауга лаеклы гаилә әгъзалары. Шушы көнне Ркыя апа Рөстәм абый Арслановның гомерлеккә сөйгән яры булырга ризалашкан икән бит.
Шулай итеп кечкенә генә туйлар ясап, яшьләр бергә яши башлыйлар. Икесе дә фермада хезмәт итәләр.
…Шуннан бирле алтмыш ел гомер сизелми дә узып киткән. Ел артыннан ел үткән, ап-ак тунга төренгән кышлар үтеп, матур язлар җиткәч, шомыртлар чәчәккә күмелгән…
Рөстәм абый: «Гомернең узганын сизмәдем, сеңелем, күз ачып йомган төсле генә булды. Башта балалар, аннан соң эш белән тормыш ыгы-зыгысы күп инде ул», — ди.
Алар тәртипле, уңган, акыллы өч бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә кызлары һәм кече уллары Самар шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр, мактауга лаеклылар. Олы уллары эш вакытында токка эләгеп вафат була, урыны җәннәттә булсын. Кече уллары Ранис төзүчеләр башлыгы булып эшли, атна саен кайтып, олыларның хәлен белеп тора, кая кирәк — үзләрен шунда алып бара. Бер сүз белән әйткәндә, әти-әнисен хөрмәт итеп яши ул.
Тормышның ачысын-төчесен күреп, бүгенгесе көндә булганына шөкер итеп яшиләр Арслановлар. Өйләре, йорт-мунчалары - барысы да төзек, ялт итеп торалар.
Ркыя апа инде менә бишенче ел ходунки белән генә йөри. Егылып, умыртка сөяген сындырып, зур операция кичергән иде ул. Алай да Ркыя апайның күңеле көр. Арслановларга килеп керсәң, Ркыя апа тиз генә торып, чәен куеп җибәрә, өстәлен әзерли. Һәрбер кешегә йөзе ачык аның. Күршеләре көн саен кереп, хәлләрен белеп торалар.
Икесе дә гомер буена фермада эшләделәр - 40 елдан артык колхозда хезмәт иттеләр. Әйтергә генә ансат: өйдә дә бит әле тик кенә утырасы түгел. Ир кешегә өйләр корасы, каралты-мунча, келәт ясыйсы. Ә хатын-кызның эшен чыпчык та чүпләп бетерә алмас. Кешедән ким-хур булмаслык итеп яшәделәр һәм яшиләр Арслановлар.
Ркыя апа: “Мин бик бәхетле булдым, чөнки Рөстәмем — уңган, ярдәмчел, миңа тугры ир дә, балаларына яраткан әти дә! Аның белән узган гомер сизелмәде дә,” – ди.
Шундый бәхетле гаиләләргә карап, күңел шатлана. Бер-берсен хөрмәт итеп, бар шатлыкларны-авырлыкларны уртаклашып яшиләр Арслановлар. Шундый тату гаиләләр, якты, ачык картлар яшь парларга үрнәк булса иде.
Күршеләре, авылдашлары исеменнән мин юбилярларга ныклы исәнлек, тыныч тормыш, тигезлек телим. Гомерләренең азагына кадәр бергә атласыннар. Шатлыклы көннәр генә сезгә, Ркыя апа һәм Рөстәм абый!
Авылыбызны ямьләп энҗе карлар ява,
Бөтен җирне ап-акка күмеп.
Туганнардай булып яшик әле,
Гомерләрнең кадерен белеп.
Рузалия ГАФУРОВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1012