Гали авылының эшмәкәр егетләре халык өчен күп яхшылык кылып яшиләр. Дини мәҗлесләр, матур бәйрәмнәр үткәрүдә, авыр хәлгә калган кешеләргә ярдәм итүдә алар берсүзссез матди ярдәмне биреп торалар. Шул егетләрнең берсе — Равил Шамил улы Галимуллин. Гаиләсе белән авылда яшәмәсә дә, ул үзенең туган җирен бик ярата. Аның кылган изгелекләрен санап бетергесез.
ФАПта электрокардиограф эшләми башлагач, олы апалар эшмәкәрләргә ярдәм сорап хат яздылар. Ә Равил, үз теләге белән, яңа ел бүләге итеп, электрокардиографны алыр өчен акчасын биргән.
Хәзер һәр кеше, район үзәгенә бармыйча, үзенең исәннеген тикшереп тора ала. Авыл халкы бик сөенде һәм чын күңелдән чыккан рәхмәтләрен җиткерә. Равилгә һәм гаиләсенә хәерле сәламәтлек, бәхет тели. Аллаһы Тәгалә кылган изгелеге өчен авырлыклар күрсәтмәсен, мөлкәтен арттырсын. Әмин!
Гали авылы халкы исеменнән Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1080
Аллахнын мне рахмэте булсын Равиль абзиебезгэ,котмэген жирдэн менлэтэ эйлэнеп кайтсын ,чын меценатлар шундый була ул