Туй бүләге (искә алу)

a40f12ff12f3a1eb67d13c4f17eaaaceУл күлмәкне элеп куйдым чөйгә,
Бик тирләсәм, сөртәм йөземне,
Шул күлмәкне киеп кайткан сыман
Төшләремдә күрәм узеңне.

Ул күлмәкне киеп,
Сүзеңдә тордың, диеп,
Әйтә идең ашка киткәндә,
Сиңа вәгъдә биреп,
Алып кайткан идем
Армиядә хезмәт иткәндә.

Ул күлмәкне алган җирем,
Хезмәт иткән җирем - Германия иле,
Бигрәк матур иде өсләреңдә,
Күкрәгеңдә, итәгеңдә анын гөле.

Буй-сыныңа бигрәк килешә иде,
Матур иде кайчан кисәң дә.
Бәлки, хатың калгандыр дип карыйм,
Калмаган шул күлмәк кесәңдә.

Кесәңдә дә, башка җирдә дә юк,
Ник язмадың соңгы сүзеңне?
Ничә еллар сине зарыгып көтәм,
Һомай кошым, бәгърем, үзеңне.

Җәйге кызуларда бик тирләгәч
Күлмәгеңә сөртәм йөземне,
Күлмәгең да тузып бетте,
Көтәр өметем дә сүнде.
Башка көтмәм инде үзеңне…

Үлчәп алган идем буеңа,
Бүләк күлмәге дип туеңа.

Тәлгать ВАҺАҖЕВ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1050

Комментирование запрещено