Известный телеведущий, заместитель генерального директора телеканала «Россия-1» Сергей Брилёв приехал в Татарстан для съемки репортажа о проектах Республиканского фонда «Возрождение» под руководством Госсоветника Татарстана Минтимера Шаймиева. Об этом ИА «Татар-информ» сообщила официальный представитель Казанского Кремля Лилия Галимова.
«В конце текущей недели фонд „Возрождение“ будет подводить промежуточные итоги своей деятельности за 9 лет работы, и к этой дате Сергей Брилёв решил сделать репортаж о том, что изменилось в Болгаре и Свияжске с тех пор, как пришел туда фонд „Возрождение“», — сказала Галимова. По ее словам, в понедельник съемочная группа посетила древний город Болгар, сегодня они продолжат работу на острове-граде Свияжск. Репортаж будет включать интервью с Минтимером Шаймиевым.
«В свое время Брилёв к 80-летию Минтимера Шаймиева делал фильм про „Тартарию“ и был достаточно глубоко погружен в деятельность фонда „Возрождение“. Сейчас ему стало интересно, как продвигается реализация проектов», — отметила Галимова.
Как уточнила собеседница агентства, репортаж готовится к телепрограмме «Вести в субботу с Сергеем Брилёвым», которая выйдет на экраны 2 февраля 2019 года.
* * *
Танылган алып баручы, «Россия-1» телеканалы генераль директоры урынбасары Сергей Брилев Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» Республика фонды проектлары турында репортаж төшерү өчен Татарстанга килде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Атна ахырында «Яңарыш» фонды 9 ел дәвамында башкарган эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаячак. Әлеге уңайдан Сергей Брилев шушы вакыт эчендә Болгар һәм Зөядә бирегә «Яңарыш» фонды килгәннән соң нинди үзгәрешләр булуы турында репортаж әзерләргә ниятли», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, дүшәмбе көнне төшерү төркеме борынгы Болгар шәһәрендә булган, бүген алар Зөя утрау шәһәрлегендә эшләвен дәвам итәчәк. Репортаж Минтимер Шәймиев белән интервьюны да үз эченә алачак.
«Үз вакытында Брилев Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан «Тартария» турында фильм төшерде. Хәзер ул «Яңарыш» фонды проектларының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы белән тагын да ныграк кызыксына», — дип искәртте Галимова.
Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, әлеге репортаж «Вести в субботу с Сергеем Брилёвым» телепрограммасы өчен әзерләнә. Ул 2019 елның 2 февралендә телевизор караучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.
Просмотров: 975