Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә ел саен февральдә патриотик тәрбия айлыгы уза. Быел укучылар “Җиңүнең исеме – Әфганистан” дип аталган чарада катнаштылар. Стройда җырлап йөрү аларның хәрби хезмәткә әзер һәм җырга оста булуларын күрсәтте, ә “Батырлык” дәресендә алар Россия Герое, Дәүләт думасы депутаты Игорь Станкевич белән таныштылар. Мәктәп директоры Радик Газизов мөхтәрәм кунакны тәкъдим иткәндә аның Әфган һәм Чечня сугышында катнашуы, “Кызыл йолдыз”, III дәрәҗә “Ватанга хезмәте өчен”, “Батырлык өчен” орденнары һәм медальләр белән бүләкләнүе турында сөйләп узды.
Игорь Валентинович хәрби хезмәттә үзе белән булган төрле вакыйгалар турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Депутат һәр җөмләсендә диярлек тырышып укырга кирәклегенә басым ясады. «Батырлыкны сугышта гына түгел, тыныч тормышта да күрсәтергә мөмкин. Сезнең тырышып укуыгыз, туган илгә хезмәт итәргә әзер булуыгыз, өлкәннәрне хөрмәт итә белүегез — үзе зур батырлык,» — дип сөйләде Игорь Станкевич. Дәрес гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, халкыбызга карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисе тәрбияләү белән сугарылган иде.
Ахырда Игорь Станкевич һәм дәреста катнашкан балалар Александр Матросовка куелган һәйкәл янына чәчәкләр китерделәр.
- Игорь Валентинович белән очрашудан үзем өчен яхшы дәрес алдым. Кулга корал алып, сугыш игълан итәргә ашыгырга кирәкми. Күп очракта конфликтны сөйләшүләр белән хәл итәргә мөмкин. Моның белән меңләгән, миллионлаган кешеләрнең гомерен саклап калырга була, — дип дәрестән алган кичерешләре белән уртаклашты 8 сыйныф укучысы Азат Абдрахимов.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1316