Бергә булу – үзе зур бәхет

вахитов“Исем китә гармунчыга:
Ничек талмый куллары?
Сөйгән яры көч бирәдер,
Булсын тизрәк туйлары”, - дип җырлана татар халык җырында. Бүген Тольяттида гомер итүче оста гармунчы Наил Ваһитовка карап, бу сүз­ләрнең дөрес булуына тагын бер кат инанасың. Тормыш иптәше Тәнзилә белән гаилә коруларына инде 54 ел тулса да, Наил абый һаман аңардан илһам алып яши, иң матур җырларын аңа багышлый.

Наил Вәли улы тумышы бе­лән Камышлы районының Ба­лыклы авылыннан. Ә 1963 — 1964 елларда ул Яңа Мансур авы­лы­на агроном булып эшкә кил­де.

Үз эшен яхшы белгән намуслы яшь белгечне авыл халкы бик тиз үз итте. Егет тә әле күптән түгел генә мәктәптә эшли башлаган чибәр Тәнзиләгә гашыйк була. Наил дә кызның күңеленә бер күрүдә кереп утырган икән. Яшьләр арасында мәхәббәт ялкыны кабына, һәм тиздән алар гаилә корып җибәрәләр. Ә бераздан тормышларына тагын да ямь өстәп, беренче балалары Руслан дөньяга аваз сала.

1967 елда Ваһитовлар  Әл­мәт шәһәренә күченеп китә­ләр. Анда Наил әфәнде махсус белем алып, “Газпром” оешмасына эшкә керә. Яңа урында да ул тырышлыгы, бөтен эшен җиренә җиткереп эшләве белән хезмәттәшләренең, җитәк­че­ләрнең хөрмәтен яулый алган.

Язмыш юллары урау, диләр. Ваһитовлар гаиләсенә дә бер урында гына төпләнеп яшәргә язмаган икән. 1980 елда алар Тольяттига барып урнашалар. Тәнзилә апа мәктәптә, ә Наил абый җирле  “Газпром” оешмасында хезмәт куялар. Гаиләдә бер-бер артлы тагын ике бала — Рафаэль белән Наилә туалар (бүген алар гаиләләре белән Самарада яшиләр).

Менә шулай матур гына гомер иткәндә Ваһитовлар гаилә­сенә зур кайгы килә. Наил абый белән Тәнзилә апаның  олы уллары Руслан, көтмәгәндә, 33 яшендә вафат була. “Йөрәк яра­сын вакыт төзәтми, еллар уз­ган саен яра ныграк сызлый икән”, — дип бу авыр югалту бе­лән бүген дә килешә алмыйлар алар. Ке­ше­гә күрсәтмичә генә  утта яналар.

Күп еллар җаваплы урыннарда хезмәт иткән Наил Вәли улы җәмгыять эшләрендә дә катнашырга өлгерә. Көйгә-моңга бай кеше буларак, Тольят­тида “Язлар моңы” фес­ти­валендә дә, шәһәр Сабан туйларында да катнаша ул. Дус­ты Рәмзил Фәритов белән, берсе җырлап, икенчесе баянда уйнап, чыгыш ясаганнары тамашачыга бигрәк тә ошый.

вахитов

Наил абый күңелгә үтеп керерлек шигырьләр дә яза. Аның иҗат җимешләре Самара өл­кәсенең “Сохраним и преумножим” дигән ки­тап­та басылып чыкты.

Шушы көннәрдә Наил абый 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итсә дә, ул күпкә яшь күренә. Ки­ләчәктә дә шулай актив булып, милләтебезне бер­ләштерүгә үзе­нең лаеклы өлешен кертер, ди­гән өметтә калабыз. Моңлы гармун тавышы, шигырьләре бе­лән мил­ләттәш­лә­ребезне сөен­де­реп яшәсен иде.

Наил абый, сезгә алдагы көннәрдә дә Тәнзилә апай белән пар канатлы булып, тазалыкта, татулыкта, бер-бере­гезнең кадерен белеп, бала­ларыгызның уңышларына куанып, оныкларыгызга сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Румия ШӘРИЕВА, ветеран укытучы.

Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1066

Комментирование запрещено