Болгар Ислам академиясенә ректор итеп Башкорт дәүләт педагогика университетының дини иминлек һәм дини белемне үстерү фәнни-тикшеренү институты директоры, 38 яшьлек Данияр Абдрахманов куелды. Бу хакта академиянең матбугат хезмәткәре Алмаз Әхмәтҗанов “Татар-информ”га әйтте.
“Бүген оештыручылар җыелышы булды. Протокол әле чыкмады. Әмма бу мәсьәлә күтәрелде һәм академиядә яңа ректор – Данияр Абдрахманов булыр”, — диде ул.
Алмаз Әхмәтҗанов әйтүенчә, җыелышта академиянең өч оештыручысы катнашкан. Алар – Татарстан Диния нәзарәтеннән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Үзәк Диния нәзарәтеннән Тәлгат Таҗетдин, Россия мөселманнары диния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Рушан Аббясов.
Рәфыйк Мөхәммәтшин ике уку йортында – Россия Ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә ректор булып эшләде. Хәзер ул РИИда гына җитәкче булып кала.
Алмаз Әхмәтҗанов әйтүенчә, оештыручылар академиянең бурычлары зур булуын, аны масштаблы итеп алга алып бару кирәклеген әйткән. “Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнгән чакта ук үзе дә «миңа РИИны да, академияне дә алып бару авыр”, — дип әйткән иде. Хәзерге вакытка кадәр яңа ректорны эзләделәр. Ул бөтен шартларга туры килә”, — диде ул.
* * *
Рафик Мухаметшин покинет пост ректора Болгарской исламской академии. Учебное заведение возглавит 38-летний Данияр Абдрахманов, возглавляющий НИИ религиозной безопасности и развития исламского образования Башкирского государственного педагогического университета.
Мухаметшин сможет вернуться к обязанностям ректора Российского исламского института, передает «Татар-информ». Со времени избрания ректором БИА он совмещал две должности.
«Рафик Мухаметшин еще при назначении говорил, что ему будет сложно вести два учебных заведения. До этого времени искали нового ректора», — цитирует агентство сотрудника пресс-службы Болгарской исламской академии Алмаза Ахметзянова.
Он отметил, что пока решение принималось только на собрании учредителей и не задокументировано.
По словам Ахметзянова, в собрании участвовали Камиль Самигуллин от ДУМ РТ, Талгат Таджуддин от ЦДУМ РФ и Рушан Аббясов от ДУМ России.
Напомним, что накануне Таджуддин встречался с президентом Татарстана Рустамом Миннихановым, который вручил ему орден «Дуслык». Такой же орден в понедельник получил и президент Болгарской академии Камиль Исхаков.
Просмотров: 1124