Армиядә ничә тапкыр парашютта төшеп, исән-сау кайтты. Ә менә кайда үзен әҗәл көтеп торган – Сок елгасы буенда…
Гомер үтә, күңел нидер көтә,
Тик язмыштан гына узмыш юк.
Өзелә өмет, киселә гомер,
Әҗәлләргә һичбер дәва юк.
Әйе, юк шул, юк… Күпме генә әрнеп күз яшьләре түксәк тә, якыннарыбызның гомере өчен ниләр генә бирердәй булсак та, авыр кайгы-югалтудан котылу юк.
Телибезме әллә юкмы, дөньяга киләбез, күпме генә тарткалашсак та, вакыт узу белән аннан китәбез. Һаваларда очабызмы, җирдә йөрибезме, соңгы чик һәммәбезгә дә бер — җир куенында туфрак булу. Моннан һичкем калмый. Аңа һичкемнең дә көче дә, акылы да җитми. Бер Ходай Тәгалә үзе генә белә.
Йә, Аллаһым, аклыктан, сафлыктан һәм иманнарыбыздан аерма, кешелектән яздырма берүк. Моның өчен бары аналарыбызның хәләл сөтләре һәм яратуы белән сугалырган, сабый чактан тәбрияләнгән вөҗдан, намус, саф күңел генә кирәк.
Югалту… Соңгы юлга озату… Нинди җан тетрәткеч сүзләр! Бу авыр кайгы һәрбер кешегә дә җитешә. Ходаем, сабырлык кына бир адәм балаларына…
Киң күңелле, ачык, олы җаңлы иде минем иркәм-энем Рәфис, аның турында язып китәсем килә.
Яшьли ятим калып, күп нужалар күреп, иртә кул арасына кереп, бала чактан ук эшкә өйрәнеп үсте ул. Ана-ата назы да әз эләкте аңа. Кирәк икән — балта остасы да булды, кирәк икән — гармунын да сыздырды. Без яшь чакта җомга көнне телевизордан бер сәгать кенә Казан каналы күрсәтә иде. Вакыт табып, шундагы программаларны карап, көйләр-җырлар өйрәнде. Сигездән соң Куйбышев шәһәренә китеп, электрикка укыды, шоферлар курсын да тәмамлап, талыклык алды.
1982 елны армия сафларында, Словакиядә Һава десанты гаскәрләрендә, хезмәт итеп кайтты. Хәрби бүлектән ике-өч тапкыр рәхмәт хатлары килде. «Апай, миңа 157 тапкыр һавалардан парашютта төшәргә туры килде. Югарыдан аска карагач, бөтен дөнья бер учта кебек күренә, шул кадәр матур инде. Төшкәндә бу дөньяда яшисе килүен аңлыйсың«, — дип мактанып-горурланып сөйли иде.
Армиядән нинди генә күчтәнәчләр алып кайтмады безгә энем… Берәр ай чамасы ял итеп алгач, колхозда шофер булып эшкә урнашты. Ул елларда авылда төзелү эшләре бара иде. Мәктәп, спорт залы, идарә йорты, өйләр салынды. Көнен төнгә ялгап эшләде дә, эшләде ул. 1986 елны Иске Ярмәк авылының бер чибәр кызына өйләнде.
Кайгы агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Кызганычка, матур гына яшәп ятканда бик аяначлы хәл булды шул. Шулай беркөнне Рәфис эштән төшке аш белән сыйланырга кайткан арада Сок елгасында коенып чыгарга исәпләгән. Ярдан суга сикерә дә, шуннан чыкмый…
Елга буе халык белән шыгрым тулы була. Җәлил исемле егет алып чыга үзен. Иркәм-энем аңсыз була, аның кул-аягы йөрми. Ул тиз арада хастаханәгә озатыла. Табиблар ни генә эшләп карамасын, файдасы тими. Аның үзәк нерв системасы җәрәхәтләнгән була.
Шулай итеп чибәр, ике метрлы селектәй егет урын өстенә калды. «Апай, әгәр дә терелсәм, бөтен дөньяны җәяү әйләнеп чыгар идем», — дия иде. Тик алты айдан соң бөтенләй китеп барды шул…
Шулай, берни дә эшләп булмый, гомерләрең ничек чикләнгән инде. Язмыштан узмыш юк шул. 24 яшендә җир куенына кереп ятты… Армиядә ничә тапкыр парашютта төшеп, исән-сау кайтты. Ә менә кайда үзен әҗәл көтеп торган – Сок елгасы буенда…
Рәфисне соңгы юлга бөтен авыл халкы белән озаттык, тирә-як авыллардан да дуслар, туганнар күп җыелган иде. Рәхмәт сезгә, яхшы кешеләр! Игелек күрегез, кайгы-хәсрәт үзегезне читләтеп үтсен, исән булыгыз!
Әле кичә генә булган хәл кебек. Ә бит шушы кайгылы көннән соң 30 ел гомер үтеп киткән. Иркәм Рәфисне искә алуларым аның рухына дога булып барып ирешсен иде. Авыр туфраклары җиңел, урыны оҗмахта булсын. Әмин.
Фани дөнья озата соңгы юлга,
Кем булуыңа синең карамый.
Кайнар яшьләр түгелә сагышлардан,
Усал язмыш бер дә аямый.
Рузалия ГАФУРОВА.
Әнисенең сөйләгәнен кызы Алия ХӘМИДУЛЛИНА язып алды.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1302