Табигать иркә зат итеп яралтса

DSC_6927“Хатын-кыз бәхете нәрсә­дә?” — дигән сорауга өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Әминә Ибәтуллина бер дә шикләнмичә: “Ана булуда, гаилә учагын саклауда”, — дип җавап бирә. Ул үзе дә тормышын гаиләсенә багышлаган чын татар хатыны. Ире Нәҗип өчен ул назлы, игътибарлы тормыш юлдашы, балалары Рафаэль белән Юлиягә — яраткан әни, өч оныгына — кайгыртучан әби.  Көнозын аш бүлмәсендә кайнап, балаларын-оныкларын озатып, каршы алып торса да, Әминә ханым үзен бик бәхетле кеше, дип саный.

- Әлбәттә, бикләнеп өйдә генә утырмыйм. Оныкларым Илнур, Диләрә һәм Илдар Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укыганга күрә, мәктәп тормышында, анда узган чараларда актив катнашам. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы эшчәнлегенә дә үз өлешемне кертәм”, — дип сөйли Әминә ханым.

Әйе, Киров мәйданындагы Мәдәният сараендамы, Халык­лар дуслыгы йортындамы, “Яктылык” татар мәктәбендәме Әминә апаны күрми калмый мөмкин түгел. Өстендә заманча итеп теккән мөселман күлмәге, башында матур итеп бәйләгән яулык һәм күлмәк төсенә туры китереп сайланган калфагы карашны әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Бу калфак­ларны ул үзе тегә һәм чигә. Кул эшләренә дә, аш-суга да оста Әминә апа. Нинди генә чарага чакырмасыннар, алма, лимон, җиләк-җимеш кыстырып пешергән бәлешләрен күтәреп килә дә: “Кызлар, сезгә ярдәм кирәктер. Иртәрәк кил­дем әле”, — дип чиккән алъяпкычын ябып, йөгерә-йөгерә өстәл корырга тотына.

“Әминә апа, бүгенге тормышта ха­тын-кызның роле үзгәрде. Бүген ул ирләр белән беррәттән дәүләт эшендә дә эшли, балалар да тәрбияли, машина да йөртә… Сезнеңчә бу дөресме?” — дигән сорауга ул: “Аллаһы Тәгалә һәркемгә үз язмышын биргән, монда без дөресме, дөрес түгелме, дип әйтә алмыйбыз. Хуҗабикә булуы да җиңел түгел бит. Бер шигырьдә шундый сүзләр бар:

“… Әй, табигать яралтса да,

Сине иркә зат итеп,

Җилкәңә дөнья атланган,

Булмый беркая китеп”…

Чынлап та, хатын-кыз тәр­бияче дә, шәфкать туташы да, пешекче дә, бәйрәмнәр оештыручы да. Кияүгә чыгып, беренче балам белән декретка киткәнче — банкта, аннан беравык “Бердәмлек”тә баш бухгалтер  булып эшләп алган идем. Кайчак: “Дәүләт эшеннән китмәгән булсам, бәлки, карьера ясаган булыр идем”, — дип уйлап куям. Әмма бу очракта дингә килгән булыр идемме икән? Димәк, Аллаһы Тәгалә мине догачы итеп тә яралткан. 39 яшемдә намазга баскан идем. Бүген инде улым да дин юлында, оныкларым да намаз укырга өйрәнәләр, мәчеткә йөриләр.

Аллаһыга шөкер, үзебез, балаларыбыз исән-сау, кияү-киленебез — “әти-әни”, онык­ларыбыз — “әби-бабай”, — дип өзелеп торалар. Минем өчен бу иң зур бәхет”, — дип җавап бирде Әминә ханым.

DSC_6927

“Бердәмлек” хезмәткәрләре татар хатын-кызларын 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, Әминә ханым кебек үк, тормышта үз урыннарын табып, бәхеткә һәм шатлыкка төренеп яшәүләрен телибез.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1306

Один комментарий

  1. Красотулька!!!!!