Алинә Абдулла кызы Гиниятуллина Иске Ярмәк авылында яшәүче Абдулла һәм Гөлсинә Ваһаповлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Ул балачактан хезмәт сөеп, аның кадерен белеп, уңган кыз булып үсә. Моннан 15 ел элек шәфкатьлелек йортына эшкә урнаша, шуннан бирле тырышып хезмәт итә — олыларны карый. Ул чаклардан бирле күпме сулар аккан, күпме ак карлы кышлар, умырзаялы язлар, чәчкәле җәйләр, алтын көзләр килгән.
Менә ул 10 ел элек безнең гаиләгә дә социаль хезмәт күрсәтүче буларак килде, шуннан бирле без — олыларны - шатландырып-куандырып эшләп йөри. 9 гаиләгә социаль хезмәт күрсәтә. Оешманың исемнәре алышынып бетте, ә Алинәбез һаман көләч йөзле, шәфкатьле, уңган кыз булып кала бирә. Ул йортларыбызга балкып килеп керә, аның йөзеннән ниндидер бер сихри нур сибелә, безнең йөрәкләргә шифа булып ята.
Ул әле бик бәхетле әни дә. Тормыш иптәше Рөстәм белән тату гына яшәп, өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары бик тырышып укыйлар, спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Кечкенә кызлары матур гына үсеп килә, балалар бакчасына йөри.
Без аның эштә дә, гаиләсендә дә өлгер булуына сокланып туя алмыйбыз. Олы яшьтәге кешеләр төрле холыкка ия, төрлечә яши, көн күрә. Ул барыбыз белән дә уртак тел таба белә, кушкан эшләребезне җиренә җиткереп башкара, безне сөендереп эшли, авылыбызда үтә торган концертларда да җырлары белән безнең күңелне күтәрә.
Без аны яратып: «кызыбыз» дибез. Кызыбыз, без сине якынлашып килүче күркәм Халыкара хатын кызлар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Таза сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар куанычы, кояштай озын гомер телибез. Сиңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. Безне шатландырып, куандырып эшләп, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.
Матур теләкләр белән Таһир һәм Сафия РӘХИМОВЛАР.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1292
Молодец иркэм!Унган,тырыш,мэрхэмэтле,йомшак кунелле,гел елмаеп торасын.Эни дэ гел яхшы сузлэр белэн искэ ала иде узене.Рэхмэт сина барсы очен дэ!Бэхет,исэнлек-саулык,озын гомер,унышлар телим сина.
Бик матур,дорес итеп язганнар.Бик зур рэхмэт язган кешесенэ.Мин синен белэн горурланам хэм бик яратам, иркэм.