В канун Международного женского дня в Алькинском ЦСДК прошла конкурсная программа «Женщина, чьё имя мать».
Участвовали две команды представительниц прекрасной половины жителей села: социальные работницы и учительницы ГБОУ СОШ с.Алькино.
Участницы мероприятия соревновались в различных конкурсах и показали, что умеют прекрасно танцевать, петь колыбельные песни, отвечать на самые каверзные вопросы и выходить из любой трудной ситуации. Также были кулинарные конкурсы, конкурсы на театральные таланты.
Победительницы в различных номинациях получили призы и подарки, а также цветы. Праздничная программа получилась веселой, красивой и запоминающейся.
Администрация сельского поселения Алькино.
Похвистневский район.
* * *
Похвистнево районының Гали авылында Халыкара хатын-кызлар көненә карата “Әйдәгез әле, кызлар!” дип аталган чара узды. Бәйгедә “Тиктормас” дип аталган мәктәп укытучылары һәм “Пионерлар” дип аталган социаль хезмәт күрсәтүчеләр төркемнәре катнашты. Соңгылары сәхнәгә чыгуга ук халык көләргә тотынды. Чәчләренә ак тасмалар, муеннарына кызыл галстуклар тагып чыккан хатын-кызлар чынлап та көлке тудырырлык иде.
Беренче биремне командалар өйдән әзерләп килгәннәр. Алар милли гореф-гадәтләрне чагылдырган күренешләр тәкъдим иттеләр. Тиктормаслылар — Рушания Манашева һәм Әлфирә Гайнанова дус кызлары Гөлия Маннанованы, Ләйлә Гөзәерованы, Гөлчәчәк Таҗетдинованы һәм тамашачыларны аулак өйгә чакырдылар. Кызлар, җырлый-җырлый, кем текте, кем чикте. Эшләп туйгач, “Чума үрдәк, чума каз” биюен биеп алдылар, милли уеннар уйнадылар.
Ә “Пионерлар” төркеме чыгышы юморга бай булды. Наилә Фәйзуллина бишек җырын көйли-көйли, баласын аягына салып күпме генә тибрәтсә дә, йоклата алмады. Аптырагач, әбисенә китереп тоттырды. Бу рольне оста башкарган Айгөл Мөхәммәдьярованың кыланмышларыннан, әбиләрчә йөрешеннән дә тамашачы рәхәтләнеп көлде. Наилә Бадыкшанова, Гөлназ Нураева һәм Алсу Баһаутдинова да чарада актив катнаштылар.
Икенче биремдә өстәлдәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ике төрле салат ясарга кирәк иде. Ике команда да аны бик яхшы үтәде. Өйдән пешереп килгән ит бәлешләренә, камыр ашларына, кул эшләренә жюри әгъзалары Идрис Муллабаев, Камил Исхаков һәм Рузия Нуриева югары бәя бирделәр.
Чараны оештыручы һәм алып баручы, Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Раилә Асылгәрәева тагын әллә нинди кызыклы биремнәр әзерләгән иде. Ике команда да аларны лаеклы үтәде һәм жюри әгъзалары: “Дуслык җиңде”, — дип үпкәләшкә урын калдырмадылар.
Ахырда Идрис Муллабаев катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмне оештыруда һәм уздыруда актив катнашкан Фәһимә Зариповага, Зөлфия Асылгәрәевага, клуб мөдире Равил Манашевка кичәне матур җырлары белән бизәгән Абелхарис Насыйровка рәхмәтләрен белдерде.
Авыл халкы Раилә Асылгәрәевага аеруча рәхмәтле булды. Ул Гали авылының Мәдәният йортында ай саен матур-матур чаралар уздырып, халыкка бәйрәм бүләк итеп тора. Тормыш иптәше Рөстәм дә аңа зур ярдәм күрсәтә. Моның өчен аларга бик рәхмәтлебез!
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1122