Самарның Киров мәйданында урнашкан Иҗат сараенда Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның 15нче сезон концерты узды. Сәхнә бизәлеше, шоу-программа, тере музыка, биючеләр төркеме – барысы да искиткеч булды.
Клип төшергән вакытта Илдарның егылып җәрәһәтләнүен ишетеп белгән самаралылар аны, килерме-юкмы дип, борчылып көткәннәр иде. Шуңа да яраткан җырчылары сәхнәгә чыгуга аны кайнар алкышларга күмделәр.
Гүзәл белән Илдар аерым-аерым да, бергәләп тә җырладылар. Программада шушы елларның хитларына әйләнгән “Тимәсен тик күзләрем”, “Син җитмисең җанга” кебек җырлар белән беррәттән өр-яңалары да яңгырады. Ә Гүзәл Уразова “Балаларым” җырын башкарганда, гадәттәгечә, залда утырган балалар сәхнәгә күтәрелделәр.
Җырчылар самаралыларга сюрприз да әзерләгәннәр иде. Алар үзләре белән үткән гасырның 90нчы елларында “Әссәламәгаләйкүм” җырын башкарып, бөтен татар иленә танылган, бүген Германиядә яшәп, иҗат итүче композитор, музыкант Муса Маликовны алып килгәннәр иде.
Гүзәл белән Илдарның концертын алып баручы Рөстәм Самиховны да тамашачы алкышларга күмде. Ул берничә образда сәхнәгә чыкты, танылган шоумен Дмитрий Нагиевка пародия ясап халыкны көлдерде.
Өч сәгатькә якын барган концерт бер мизгелдәй сизелми үтеп тә китте. Самаралылар яраткан артистларын бүләкләргә, чәчәкләргә күмделәр.
Алия АРСЛАНОВА.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 1307