После смерти народного артиста Татарстана, легендарного исполнителя Ильгама Шакирова возрос интерес к его песням и его личности. Это подтверждают данные службы Яндекс.Вордстат, которая ведет статистику поисковых запросов в Интернете.
Ильгам Шакиров скончался 16 января 2019 года после продолжительной болезни. Ему было 84 года.
Так, в феврале 2017 года с запросом «песни Ильгама Шакирова» интернет-пользователи обращались 750 раз. В феврале 2018 года эта цифра составила 1062, а в феврале 2019, то есть после смерти певца, люди искали его песни 2406 раз.
По запросу «Илһам Шакиров җырлары» показатели составляют 100, 144 и 267 раз соответственно.
Самой часто запрашиваемой песней из репертуара Ильгама Шакирова, по данным Яндекс.Вордстат, стала песня «Кара урман». На втором месте — «Син сазынны уйнадын», на третьем — «Сандугач».
Повысилось внимание общественности к личности Ильгама Шакирова в целом. Как показывает статистика, количество запросов об артисте выросло в 22 раза. Если в 2018 году по запросу «Ильхам Шакиров» пользователи обращались 3989 раз, то в январе 2019 года этот показатель составил 86917 раз.
* * *
Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров вафатыннан соң интернетта аның җырлары һәм шәхесенә карата игътибар арткан. Интернетта гозерләрне туплаучы Яндекс.Вордстат сервисы мәгълүматлары моны раслый.
- Җырчы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан вафат булды. Аңа 84 яшь иде.
Яндекс.Вордстат күрсәткәнчә, интернет кулланучылары 2017 елның февраль аенда 750 тапкыр Яндекстан “песни Ильхама Шакирова” дип эзләгән. 2018 елны февральдә шундый ук 1062 сорау булган. 2019 елның февраль аенда исә, ягъни җырчы вафатыннан соң, бу күрсәткеч 2406 булган.
“Илһам Шакиров җырлары” дип 2017 елның февралендә — 100, 2018 елның шул ук аенда — 144, 2019 елның шул периодында 267 тапкыр эзләгәннәр. Димәк, интернетта җырчы иҗатына игътибар уртача ике тапкырга арткан.
Яндекс.Вордстат мәгълүматлары буенча, интернетта Илһам Шакиров репертуарыннан “Кара урман” җыры иң еш сорала. Икенче урында “Син сазыңны уйнадың”, өченче урында “Сандугач” җыры.
Җырчы вафатынан соң аның шәхесенә дә җәмәгатьчелек игътибары арткан. Яндекс.Вордстат гозерләр санының 22 тапкырга артуын күрсәтә. 2018 елда Яндекста “Ильхам Шакиров” дип 3989 тапкыр соралган булса, 2019 елның гыйнварында бу күрсәткеч 86917 тәшкил итә.
Просмотров: 949