Диләрә — матур кыз (Денис авылында туып-үскән Зилә Мөдәррисова хикәясе)

03lab29531241097497- Әни! Диана бүген миңа кызыл каләм рисовать не дала. Вот, син миңа купи карандаши и мин аңа тоже бирмим! Мин аның белән больше уйнамыйм! — ди чын-чынлап ачуланып дүрт яшьлек Диләрә.

Әнисе сабыр гына тың­лап тора да, кызының бөд­рә чәчләреннән сыйпый-сыйпый:

- Кызым, алай ярамый! Ул бит синең иптәш кызың. Дуслар белән тату гына уйнарга кирәк! — ди.

- Әни! Азат миңа дура-придура, ты нехорошая диеп әйтә. Мин же дурочка түгел!? Мин — Диләрә, матур кыз! Мин — моя красавица, әйеме, әни?

- Әйе, син минем матур кызым, моя принцесса, красавица, — ди ана кеше кечкенә кызының сүзләрен хуплап.

- Кызым, Азатка алай әйтергә ярамый диген. Матур итеп сөйләшергә кирәк.

- Ә мин бүген кич садикта ашамадым! — ди мактанып бала.

- Нигә? — диеп сорый әнисе гаҗәпләнеп.

- Потому что каша невкусная! Мин аны яратмыйм! — ди борынын жыерып нәни кыз.

- Балакаем, алай диеп әйтү һич кенә дә дөрес түгел. Ашап туйгач, һәрвакыт: “Апа, рәхмәт, тәмле булды”, — диеп матур гына өстәл артыннан торып китәргә кирәк!

- Тыңламасаң, Ходай бабай ачулана, әйеме?

- Әйе, кызым, әйе.

- Ходай бабай все видит, да?

- Әйе, ул барысын да ишетеп, күреп тора һәм кем тыңламый, шуларга җәза бирә.

- Һәм ул шоколад, печенье, сок бирми. Уенчык та алып кайтмый… на-ка-зы-ва-ет… — ди сузып кызчык.

- Әни! Садикта Блат (Булат) булка белән самолет ясап уйнап утырды да воспитательница аны орышты. Ведь ипи белән нельзя играть! — ди бертуктаусыз сөйләүче Диләрә.

- Дөрес, кызым, ризык белән беркайчан да уйнарга ярамый! — ди әнисе кызының акыллы сүз сөйләвенә сөенеп.

- Крошки белән уйнасаң, зур булмыйсың, анда столько витаминов! Это очень полезно, да, мама!?

- Кызым, “мама” диеп әйтмә дидем бит мин сиңа! Миңа һәрвакыт “Әни”, “Әни­ем” диеп эндәш! — ди әнисе татар балалар бакчасына йөрүче кызын. Баласы “Хыял” диеп аталган саф татар балалар бакчасына йөрсә дә, бер кәлимә рус сүзе белмәгән килеш, садикта рус телен дә өйрәнеп кайтты. Диләрә кайчакларда шулай ике телне бутап аралаша. Өйдә “Мама”, “Папа” дип онытылып рус телендә эндәшкән чагында, әтисе дә кызын кисәтеп: “Мин сиңа папа түгел, ә әтиең! ” — ди.

Менә шулай көн дә әкрен генә садикта булган кичерешләрен иң якын кеше — әнисенә сөйли-сөйли кайта Диләрә.

Диләрә матур булырга ярата. Матурлыкның нәрсә икәнен яхшылап аңлап җит­керәдерме, юкмы, берәр нәрсә булды исә: “Мин — Диләрә, моя красавица мин!” — диеп тотына.

Беркөнне ул, Хәлисә апа­сының: “Диләрә, сеңе­лем, бигрәк матур инде үзең”, — дигәненә каршы: “Мин матур гына түгел, мин әле акыллы да, әнигә булышам!” — диеп җавап кайтарган.

Әйе, Диләрә әнисенә булышмый түгел, булыша. Әбисе тегеп биргән алъяпкычын биленә бәйли дә идән себерә, өй җыештыра. Киресенчә, туздырырга тотынсамы!? Бүлмәләргә атом бомбасы төшкән диярсең, өйне танырлык түгел. Киштә­ләрдән бушатмаган, ул тотынмаган бер әйбер калмый.

Ә менә икетуган абыйсы Денис кунакка килде исә, чын мәгънәсендә мәхшәр була. Башта ипләп тату гына уйныйлар. Аннан китә уенчык бүлешү, сугышу-талашу. Соңыннан, бер-берсеннән тәмам туйгач, биш яшьлек малай иркәсен:

- Диләрә астай, Диләрә астай! — диеп үртәргә тотына.

- Мин астай түгел, үзең син астай! — ди Дениснең шулай атаганын яратмыйча Диләрә. Аның саен Денис:

- Син астай шул, Диләрә астай! — ди.

- Әни! Денис миңа астай диеп әйтә! Мин астай түгел!? Мин — Диләрә! Диләрә — матур кыз! Мин — моя красавица?! — ди еларга җитешкән Диләрә әнисе янына килеп.

- Әйе, син минем матурым, кояшым! — ди әнисе кечкенә кызын җылы кочагына алып.

Зилә МӨДӘРРИСОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

В Лениногорске состоялась презентация книги уроженки села Денискино

 

Просмотров: 1204

Комментирование запрещено