Яз

imageСалкын кышларны озатып,
Булды май чабулары.
Бөтен кеше бәйрәм итте,
Янды карачкылары.

Туйганчы коймак ашадык,
Җырладык та, биедек.
Биек баганага мендек,
Аннары гер күтәрдек.

Март азагында башлана
Төркиләр календаре.
Бөтен табигать уяна,
Иске ел артта кала.

Кайттылар кара каргалар,
Кычкыралар: кар да, кар.
Күктән җылы кояш карый,
Эреп ага ап-ак кар.

Агачлар да карын койды,
Бүртте тал песиләре.
Умырзая бәреп чыкты,
Һавада — яз исләре.

Тиздән чәчүләр тотына,
Көтәбез мул уңышлар.
Кайгы-хәсрәтләр кирәкми,
Башланмасын сугышлар.

Рөстәм НУРТДИНОВ.

Татар Әбдекие һәм Денис авыллары, Шенталы районы.

Просмотров: 1238

Комментирование запрещено