Балаларны әдәп-әхлакка өйрәтеп үстерик / В Соборной мечети Самары прошёл детский праздник

image (2)17 мартта Самар региональ Диния нәзарәте патронажы астында Җәмигъ мәчетендә балалар бәйрәме узды. Сабыйлар өчен конкурслар, викториналар үтте, сыйлар оештырылган иде. Шулай ук робот техникасы күргәзмәсе эшләде, балалар үзләре роботлар җыйдылар. Керү ирекле булды.

Мин әлеге чараны оештыручыларга бик рәхмәтлемен, кылган изгелекләрен Аллаһы Тәгалә үзләренә үк арттырып кайтарсын. Бәйрәмдә минем оныгым да катнашты, аңа бик ошады. Без аны әдәп-әхлакка өйрәтергә, үзенә Аллаһының барлыгын, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклекне, урлашу-алдауның начар сыйфатлар икәнен сеңдерергә тырышабыз. Җәйге каникулларга безгә — Камышлы авылында яшәүче әби-бабасына — кайткач, мәчетебездәге дини укуларга да йөртербез әле, дип уйлап торабыз.

Кызганычка, күп балалар тиешле тәрбия алмыйча, бозык юлларга кереп китәләр. Җәмгыятебезгә, милләтебезгә тап төшерәләр. Шуңа да мондый чараларны ешрак үткәрсәләр, бик яхшы булыр иде. Нарасыйларыбыз кечкенәдән Аллаһы Тәгаләгә ышанып үссә, догалар өйрәнсә, тәртипсезлеккә каршы тора алыр иде. Үзебездән соң намазга басучылар да булыр иде.

image (1)image (2) image (3) image (4) image

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы — Cамар шәһәре.

* * *

17 марта в Соборной мечети Самары прошёл детский праздник. В этот воскресный день собрались сотни детей со своими родителями.

Лозунгом праздника стали слова: «Отец и мать — золотые крылья». В зале мечети проводились викторины, различные конкурсы. Особенно интересным для детей было участие в мастер-классе по моделированию и программированию робототехники. В конце праздника всем детям были розданы подарки, приготовленные спонсорами.

1-IMG_20190317_100930-001(2)1-IMG_20190317_103228 1-IMG_20190317_103545islamsamara.ru

Просмотров: 1153

Комментирование запрещено