Дәүләт Советы утырышында «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде.
Моңа кадәр ул «Шәһри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналы белән җитәкчелек итте. Газетаның элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китү турында әйткән.
«2019 елның 15 мартында Миңназыйм Сәфәров үз теләге белән азат итүен сорап гариза язды. Газетаны гамәлгә куючылар, Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы тарафыннан гариза каралды. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында аның буенча закон проекты әзерләнде», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
«Сезгә газета эшен авыр вакытларда шулай нәтиҗәле алып барганыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», — диде ул. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Миңназыйм Сәфәровның башка эшкә күчүен әйтте. «Ул Аллаһтан бирелгән журналист, редактор», — диде депутат Илшат Әминов.
- Гөлнара Сабирова Татарстанның Аксубай районыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Күңелле атна”, “Кәеф ничек” һәм башка басмаларда, Сәламәтлек саклау министрлыгында — матбугат секретаре, “Барс Меда” ширкәтендә — департамент директоры, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә — милли матбугат департаменты җитәкчесе, 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтын алып бару бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.
- 2014 елдан “Шәһри Казан” газетасының баш редакторы. 2017 елның декабрендә «Сөембикә» журналына баш мөхәррир итеп билгеләнгән иде.
- «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Сәфәров Мингазыйм Мәвлет улы 1961 елның 9 маенда Чувашиянең Батыр районы Татар Сугуты авылында туа. 1983 ел — Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга. 1983 ел — «Татарстан яшьләре» газетасында корреспондент булып эшли башлый. 2003 елдан баш мөхәррир.
* * *
Новым главным редактором газеты «Ватаным Татарстан» назначена Гульнара Сабирова. Ее кандидатура получила единогласную поддержку депутатов на 46-м заседании Госсовета РТ V созыва.
«Гульнара Сабирова, будучи студенткой второго курса, являлась корреспондентом этой газеты», – сказала заместитель Председателя Госсовета РТ Римма Ратникова.
По ее словам, бывший главный редактор газеты «Ватаным Татарстан» Миназим Сепперов написал заявление об уходе с должности по собственному желанию.
«Мы с Миназимом Сепперовым не расстаемся, он переходит на новую работу», – добавил заместитель Председателя Госсовета РТ Юрий Камалтынов.
Характеризуя работу Сепперова, депутат Ильшат Аминов подчеркнул, что «это редактор и журналист от бога». «Хочется пожелать ему успехов на новой работе», – сказал он.
Гульнара Сабирова родилась 22 апреля 1982 года в селе Новое Демкино Аксубаевского района Татарской АССР. Окончила Казанский государственный университет по специальности «Журналистика». До последнего времени возглавляла журнал «Сююмбике» и газету «Шахри Казан».
Просмотров: 1049