
- 21 март — төрки халыкларда көн һәм төн тигезләшкән вакыт. Казахстан, Урта һәм Кече Азия, Иран халыклары, шулай ук татарлар һәм башкортлар яз бәйрәмен электән зурлап уздырган.
Тольятти университеты студентлары да, бабаларының борынгы гореф-гадәтләрен дәвам итеп, ел саен Нәүрүзне билгеләп уза. Чарада чит ил студентлары актив катнаша.
«21 мартта кунаклар милли ризыклардан авыз итә алачак. Шулай ук концерт программасы, күргәзмәләр, кызыклы уеннар оештырылачак», — диелә хәбәрдә.
Просмотров: 926