8 мартта Иске Усман авылы мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр «Ягез әле, кызлар!» дигән кичә уздырды.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, авылыбызның уңган хатын-кызлары Гыйниятуллина Сания апаның, Зиннурова Әлфия апаның һәм Аббасова Айсылуның кул эшләреннән торган күргәзмә дә оештырылган иде. Анда ниләр генә юк!.. Күңел җылысы биреп эшләнгән, сокланып туймаслык кул эшләре арасында оста итеп бәйләгән өс һәм аяк киемнәре, япмалар, пласмасс савыттан кисеп ясалган чәчәкләр һәм башкалар бар иде.
Кичәгә «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячеләре, социаль ярдәм булеге эшчеләре, авыл кибетендә сатучы кызлар һәм яшь киленнәр чакырылган иде. Бәйрәм уен-көлке, бию һәм җырлар белән үрелеп барды. Өй мәшәкатьләреннән арынып, кичәгә килеп безнең белән бергә бәйрәм иткән апаларга, кызларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Клуб мөдире Гөлнара АБДУЛЛОВА һәм библиотека хезмәткәре Гөлнур ВӘЛИУЛЛИНА.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1006