Татарстанда сигезенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган бу чарада Россиянең 39 төбәгеннән 800ләп кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Һәрвакыттагыча, анда Самара өлкәсеннән дә зур делегация барган иде. Якташларыбызның бу сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашуыларын соралдык.
Идрис Муллабаев, Похвистнево районының Гали авылы җирлеге башлыгы:
- Җыенның программасы кызыклы итеп оештырылган иде. Беренче көнне дүрт төркемгә бүленеп, “Авыл кешесенең төп байлыгы булган җир белән эшләү ысуллары”, “Хуҗалык итү төрләре”, “Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация” һәм “Татар авылының киләчәге һәм аның үсешенә яшьләрне җәлеп итү юллары” темаларына фикер алышулар узды.
Ә икенче көнне безне Татарстанның Мөслим районына алып барып, андагы эшмәкәрлек үсеше белән таныштырдылар. Делегатлар “Агромастер” заводында, “Чайка” фермер хуҗалыгында булдылар, шулай ук, Мөслимнең Аграр колледжы һәм гимназиясе белән таныштылар.
Район соңгы биш елда уңай якка зур үзгәрешләр кичергән икән. Анда юллар салынган, зиратлар чистартылган, спорт объектлары төзелгән, парклар булдырылган. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров бу үзгәрешләр биш ел элек район башлыгы булып эшли башлаган Рамил Муллин тырышлыгы белән тормышка ашырылуын белдерде. Ә район җитәкчесе, үз чиратында, халык белән бергәләшеп эшләгәндә генә шундый югары уңышларга ирешеп була, диде.
Безнең Гали авылында да шәхси эшмәкәрләр шактый. Алар күп авылдашларын эш урыннары белән тәэмин итәләр, авылны матурайту, төзекләндерүгә үз өлешләрен кертәләр. Юмарт авылдашларыбызның ярдәме белән Гали авылында төрле бәйрәмнәр, чаралар, татар концертлары уздырылып тора. Бу турыда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында да сөйләдем. Күбесенең Гали авылы турында ишетеп белүе күңелгә горурлык хисе өстәде.
Фәйзрахман Фәтхуллов, Кызыл Яр районының Угловой бистәсендә яшәүче шәхси эшмәкәр:
- Мин йөк ташу белән шөгыльләнәм. Шәхси йортта яшәгәнлектән, терлек үрчетергә дә теләк бар. Тик фермер хуҗалыклары оештырып җибәргән таныш-белешләрем арасында: “Авыр”, — дип ташлаучылар да аз түгел.
Татарстанда крестьян-фермер хуҗалыклары хөкүмәт ярдәмен тоеп яшиләр. Анда эшмәкәрлеккә, аеруча авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче бизнеска ярдәм итү өчен республика программалары булдырылган. Мөслимгә баргач та, Казанда узган пленар утырышта да бу турыда эшмәкәрләр күп сөйләде, хөкүмәт вәкилләренә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр.
Ә Самара өлкәсендә фермерлар үзләре җитештергән продукцияне кая куярга белмиләр, итне, сөтне үзкыйммәтеннән арзанрак сатарга мәҗбүр булалар. Шуңа да бүген авылларда мал асраучылар юк диярлек.
Безнең регионда гына түгел, башка төбәкләрдә дә шул ук хәл икән. Мәсәлән, Чувашия Республикасының Батыр районы “Сәнҗапов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов хәтта Татарстан эшмәкәрләренә көнләшеп каравын әйтте.
Пленар утырышта чыгышлар күп булды. Аларның һәркайсы кызыклы, һәркемне борчыган мәсьәләләрне яктырта иде. Рөстәм Миңнеханов аларның кайберләрен шунда ук хәл итәргә тырышып, төрле органнар вәкилләренә боерыкларын биреп торды.
“Авыл — ул нигез. Һәр милләтнең нигезе. Гореф-гадәтләребезне, татарлыгыбызны шәһәрдә саклавы бик авыр. Шуңа авылга ярдәм итү өчен, эш урыннары булдырырга кирәк”, — дигән иде үзенең бер чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Бу чынлап та шулай. Моны безнең җитәкчеләр дә аңласын, җир кешесенә, авыл эшмәкәрләренә ярдәм итү чараларын тапсыннар иде.
Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
КОНТЕКСТ:
Рустам Минниханов: «В России 20 миллионов мусульман, и им нужна халяльная пища!», «В городе сохранить татарскость тяжело, поэтому нужно помогать селу»
Просмотров: 1025