Туган төбәк — асыл ягым  

мансуркиноАвылым турында шигырь язарга теләгем зур иде. Гали авылында яшәүче Саимә Мор­захановага мөрәҗәгать иттем. Минем соравым буенча ул шушы шигырьне язып бирде.

Бадия Кәримова.
Яңа Мансур авылы,
Похвистнево районы. 


Яңа Мансур авылын
Уратып алган урман.
Халкы уңган. Җырга-моңга
Туганда ук бай булган.

Мансур авылын бүлеп лә,
Ага елга сулары.
Адаштыра-кавыштыра
Бормаланган юллары.
 
Туган төбәк — асыл ягым,
Төшәм су буйларына.
Колмаклар үрелеп менгән
Бөдрә яшь талларына.
 
Диңгезмени, җәйрәп ята
Иген кыр-басулары.
Һәр чишмәнең үз моңы бар,
Тарата сагышларны.
 
Аларның көмеш сулары
Челтерәп агып ята.
Йөрәк ярсуларын баса,
Эчсәң сусаган чакта.
 
Тәнгә-җанга шифа бирә
Җиләкле аланнары.
Сөю гөлләре үстерә
Печәнле болыннары.
 
Ераклардан күренеп тора
Яңа Мансур авылы.
Оҗмах бакчасына тиңлим
Туып-үскән авылымны.
 
Яңа Мансур — туган авылым,
Ник йөрәккә якын син?
Бәрәңге бакчаларың да
Роза гөлләренә тиң.
 
Авылым оеп утыра
Табигать кочагында.
Сихри булып күренәдер
Ай-йолдызлар астында.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено