Московский суд отложил рассмотрение дела по Дому Асадуллаева / Мәскәү суды Әсәдуллаев йорты турындагы эшне карауны кичектергән

0101Московский арбитражный суд отложил рассмотрение дела о судьбе здания по адресу Малый Татарский переулок, дом 8, известного как «Дом Асадуллаева». В деле появились документы, которые сторонам предстоит изучить. Об этом ИА «Татар-информ» сообщил председатель национально-культурной автономии татар Москвы Фарит Фарисов.

Историческое здание на территории бывшей татарской слободы Москвы было построено в 1913 году на средства мецената Шамси Асадуллаева и мусульманской общины столицы. 10 лет назад здание было передано «Национально-культурной автономии татар Москвы» на безвозмездное пользование сроком на 49 лет. Федеральное государственное бюджетное учреждение «Управление по эксплуатации зданий высших органов власти» Управления делами Президента РФ считает, что татарская община использует здание не по целевому назначению и через суд требует расторжения договора.

«В июне 2018 года по результатам проверки было заявлено, что здание используется не по целевому назначению. В заявлении истца указаны факты передачи части помещений третьим лицам без согласования с управляющей организацией. Также были замечания по несоблюдению требований пожарной безопасности. Но сейчас эти нарушения устранены. В здании установлено противопожарное оборудование и проведены ремонтные работы», — сообщил ИА «Татар-информ» председатель НКА татар Москвы Фарит Фарисов.

«Заседание суда перенесено на 18 апреля. Появились дополнительные документы, которые сторонам предстоит изучить. Сторона истца сама перенесла заседание, мы поддержали это решение. Обе стороны хотят прийти к общему мнению», — пояснил он.

Фарит Фарисов также отметил, что еженедельно в Татарском центре Москвы проходят национально-культурные мероприятия. В выходные здесь проводятся курсы татарского и английского языков, также работают танцевальные и вокальные кружки. «Сегодня Дом Асадуллаева продолжает свою деятельность. Мы выполняем большую работу по сохранению культурных ценностей, татарского языка и татарской нации», — сказал Фарисов.

tatar-inform.ru

* * *

Мәскәүнең Арбитраж суды «Әсәдуллаев йорты» исемен йөртүче бина язмышы турындагы эшне карауны кичектергән. Ике якка да өйрәнергә кирәк булган өстәмә документлар барлыкка килгән. Бу хакта “Татар-информ”га Мәскәү татарларының милли мәдәни автономия рәисе Фәрит Фәрисов хәбәр итте.

  • Әсәдуллаев йорты – Мәскәүнең элекке татар бистәсендә урнашкан тарихи бина. 1913 елда сәүдәгәр Әсәдуллаев һәм Мәскәү мөселманнары акчасына төзелгән. 10 ел элек бина «Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе»нә 49 елга түләүсез кулланылышка тапшырылган булган. Бина максатчан кулланылмый дип, Россия президенты идарәсенең «Югары хакимият оешмалары биналарын эксплуатацияләү» федераль дәүләт бюджет оешмасы макхәмә аркылы бинаны бушатуны таләп итмәкче.

“2018 елның июнь аенда бинаны максатсыз рәвештә кулланыла дип таптылар. Гариза бирүченең дәгъвасында үзәктә законсыз рәвештә берничә оешма урнашкан һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми диелгән. Тик каршы якның дәгъвалары төзәтелде, без аны язма рәвештә күрсәтә алабыз. Бинада янгын куркынычсызлыгына җавап бирүче җиһазлар урнаштырдык һәм төзекләндерү эшләре башкардык. Хокук бозулар бетерелде”, — дип сөйләде Фәрит Фәрисов.

“Суд утырышы 18 апрель көненә күчерелде. Ике якка да өйрәнергә кирәк булган өстәмә документлар барлыкка килде. Каршы як мәхкәмә утырышын үзе күчерде, без дә аларның бу карарын хупладык. Алга таба барлык бәхәсләр уңай якка хәл ителер дип өметләнәбез. Ике як та уртак фикергә килергә тели, без дөрес юлдан барабыз. Җавап бирүче безнең белән дустанә килешү төзергә ниятли”, — дип аңлатты Фәрисов.

Фәрит Фәрисов үзәктә атна саен милли-мәдәни чаралар узуын билгеләп узды. Ял көннәрендә биредә татар һәм инглиз теле дәресләре өйрәтелә. Шулай ук җыр-бию түгәрәкләре дә эшли. “Бүгенге көндә Әсәдуллаев йорты үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Мәдәни кыйммәтләрне, татар телен һәм милләтен саклап калу буенча зур эшләр башкарабыз”, — диде ул.

tatar-inform.tatar

 

 

 

 

Просмотров: 945

Комментирование запрещено