Мәскәүдә Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең гала-концертына әзерлек бара / Дочери Альфии Авзаловой приняли участие в организации фестиваля имени певицы в Москве

0057Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Әлфия Авзалованың кызлары — Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм Гүзәл Авзалова белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашуда яклар Мәскәүдә узачак Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең гала-концертына әзерлек мәсьәләре турында фикер алышты. Вәкиллек чараны оештыруда ярдәм итә. Әңгәмәдә шулай ук концертны оештыручылар да катнашты.

Гала-концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Рәшит Сабиров, Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев, Алинә Шәрипҗанова, Халыкара конкурслар лауреаты Илнар Миранов һәм башкалар катнаша.

Чара Мәскәүдә 30 мартта «Измайлово» концертлар залында узачак.

Искәртеп үтәргә кирәк, Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган беренче концерт Мәскәүдә 2018 нче елның 16 августында узган иде.

tatar-inform.tatar

* * *

Дочери народной артистки ТАССР и заслуженной артистки РСФСР Альфии Авзаловой – Зульфия Нигмедзянова и Гузель Авзалова принимают участие в организации международного фестиваля имени Альфии Авзаловой, который состоится 30 марта в Москве, сообщает пресс-служба Полпредства РТ в РФ.

Женщины посетили Полномочное представительство Татарстана в России, которое также принимает участие в организации фестиваля. С Зульфией и Гузель встретился полпред РТ в РФ Равиль Ахметшин. Участники встречи обсудили предстоящий концерт, который состоится в концертном зале «Измайлово».

На сцену выйдут народная артистка России и Татарстана Венера Ганиева, народный артист Башкортостана и Татарстана Айдар Галимов, народные артисты Татарстана Хамдуна Тимергалеева, Рашит Сабиров и Нафкат Нигматуллин, заслуженные артисты РТ Марсель Вагизов и Алина Шарипзянова, лауреат российских и международных конкурсов Ильнар Миранов и многие другие.

Первый концерт, посвященный памяти Альфии Авзаловой, состоялся в российской столице 16 августа 2018 года в рамках традиционных Дней культуры Республики Татарстан в Москве.

Альфия Авзалова скончалась 15 июня 2017 года на 85-м году жизни. Артистка похоронена на Ново-Татарском кладбище Казани.

tatar-inform.ru

Просмотров: 944

Комментирование запрещено