Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин әйтүенчә, башкорт халкының үсеш стратегиясе татарның үсеш стратегиясеннән аерылып торачак. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Уфада «Нур» театрында Васил Шәйхразиев чыгышын, фикер алышуларны да тыңладым. Бик ошады, ләкин безнең стратегия икенчерәк булачак, чөнки башкорт халкының үзенчәлеген исәпкә алып, уй-фикерләр, теләкләрне халыктан җыярга уйладык», — диде Данир Гайнуллин.
«Халыкның фикеренә таянып эшләнгән стратегия гына көчле булачак, һәм халык моны үтәячәк. Башкорт халкының холкы шулай», — дип саный ул.
Данир Гайнуллин апрель аена кадәр халыктан тәкъдимнәр кабул ителгәнен әйтте. «Хәзер махсус сайтта Башкортстанның үзендә яшәгән, чит төбәкләрдә, чит илләрдәге башкортлардан 100 дән артык тәкъдим бар. Аннары экспертлар советы эшли башлый. Тәкъдимнәр формалаштырып стратегиягә кертеләчәк. Без аны 28-29 июньдә Бөтендөнья башкортлары корылтаенда кабул итәргә тырышачакбыз», — диде әңгәмәдәш.
Стратегия 2020 елдан алып 2050 елга кадәр 30 елга исәпләнгән. «Безнең моңа кадәр башкорт халкын үстерү программалары бар иде инде. 1995 елдан 2010 елга кадәр дәүләт программасы эшләде. Ул көченнән чыккач, яңа стратегиягә тотындык. Шуның базасында яңа программалар кабул ителәчәк», — диде Данир Гайнуллин.
Просмотров: 1484
И җәмәгать! Татарның да, башкортның да, ничек кенә төрләндермә, шул уртак 6 килеше, кем ничек тели — шулай исәпләгән берничә уртак фигыль формасы бар инде. Ничек кенә ыспайлансак та, шул төрләндерешләрдән чыга алмабыз
Милләтләрнең төп проблемалары — тел югалу һәм катнаш никахлар. Шуларны гына хәл итә алсак та, милләтләребез сакланачак.