Дуслар идек, дин кардәшләр булдык

MBDWbdEjNiI(Мәдрәсәдә белем алган чаклар)

Ямьле, матур көз көннәре истә,
Көләч йөзле Сания остазыбыз.
Нәни баладай, букча белән
Мәдрәсәгә йөри башлавыбыз.

Нәрсә, кайда, ничек булыр икән?
Күңел тулы шик вә шөбһәләр.
Бер нигезсез түгел уйланулар,
Без бит инде – олы кешеләр.

Күркәм теләк – Аллаһы юлы белән
Без барырга ният кылдык вә,
Иман нурын күреп алдыбызда,
Мәсҗид ишеген ачып кердек тә.

Сизелмәде, үтеп китте менә
Шәкерт булып йөргән мизгелләр.
Дуслар идек, дин кардәшләр булдык,
Берләштерде изге гамәлләр.

Йә, Аллаһым, бирсә биргән инде
Күпләп сезгә, остаз, сабырлык.
Рәхмәт, Раббым, шундый кеше белән
Мәдрәсәдә без дә таныштык.

Күңелең матур, йөзеңнән нур балкый,
Шәкертләрең дога укыйлар.
Аллаһыны зурлап, Коръән өйрәтәсең,
Аннан өстен нинди һөнәр бар?

Күпме гомер бушка узып киткән,
Куылганда дөнья артыннан.
Күренми күп үткән икән асыл яшәү,
Иман нурын күңел тоймаган.

Ярый әле, күңелләрдән җуелмаган тәмам
Шәригатьнең асыл ташлары.
Кыйблабыз да онытылмаган булган,
Намазга да бастык берьюлы.

И, күркәм син, Аллаһымның сүзе,
Әй, мөхтәрәм Коръән китабы.
Күзебезне ачты Сиңа Мөгаллимә-Сәнә
Һәм тәҗвидләп уку таләбе.

Әй, ләззәт соң уку мәдләр белән,
Ихфа, изһах, тәксир, тәнвиннәр.
Мәңгелеккә дуслар булып калыр,
Онытмас сезне безнең күңелләр.

Кояш хәрефләре, ай, сәкеннәр,
Изһар кәмәрия, идгам шәмсия,
Ләфзатуллаһ, калькалә хәрефләре белән
Тибрәләләр йөрәк түрендә.

Бүген безнең күңел бәйрәм итә,
Алып кулга Коръән китабын,
«Йәсин», «Әр-Рәхмән», «Тәбарәк» сүрәләрен 
Укыйбыз, рәхимлеген сорап Аллаһның.

MBDWbdEjNiI

Раббыбыз, без Сиңа бик рәхмәтле
Ачканыңа безгә шул юлны.
Рәхмәт сиңа, Сания остазыбыз, барысы өчен,
Югалтмабыз тапкан кыйбланы.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено