Кичә Самарның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры милләттәшләребезгә Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” комедиясен тәкъдим итте. Тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр. Тик, менә бәла… Әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – бу турыда “Бердәмлек” газетасының киләсе санында укып белә аласыз.
Автор фотосурәтләре.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1438