Сәрвәр әби бүген төнен йокламады дисәң дә була. Иртән-иртүк олы кызы Гаян белән юлга чыгасы бар, йоклап калмагайлары! Берничә ай элек шәһәрдә яшәүче төпчеккәе Саниягә фатир биргәннәр иде, ул: “Әнкәй, бер килеп, кайда яшәгәнебезне күреп кит инде”, — дип, кунакка чакырып тора. Бакча эшләре башланганчы, Сәрвәр әби Гаян белән Санияләргә кунакка барып кайтырга булдылар.
Кырык ел шәһәргә барганы булмагангамы, әбекәй нык дулкынланды. Бәлки, йокысы да шуңа качкандыр? Болай ятып торып булмас, дип әле таң беленгәнче үк торды да юлга җыена башлады. Бераздан шактый зур сумка бал, кипкән мәтрүшкә, каклаган каз һәм башка авыл күчтәнәчләре белән тулы иде инде. Ярар, әллә нинди химия кушылган шәһәр ризыкларын ашаганчы, рәхәтләнеп натурпродукт белән сыйлансыннар!
Ниһаять, әбекәй белән олы кызы юлга чыктылар. “Урамда татарча сөйләшмә! Юк-бар күргән нәрсәләреңне сорашып, теңкәмә тимә, юкса үзеңне милиция алып китәр”, — дип Гаян юл буе әнисен өйрәтеп барды. “И-и-и, бигрәк кимсетә инде! Авыл хатыны булсам да, культураны беләм ич”, — дип кызына бераз хәтере калды Сәрвәр әбинең.
Тик шәһәргә керүгә катлы-катлы йортларны, каядыр ашыккан кешеләр ташкынын күреп, ул хәйран калды. “Әстәгъфирулла! Бу кадәр халыкны төнгелеккә кайсы җиргә, нинди караватларга яткырып бетерәләр болар? Мендәр-юрганнары җитәрлек микән? Нәрсә ашаталар?” — дип гаҗәпләнде әбекәй. Автобустан төшеп, трамвайга утыргач та, исе китеп, тәрәзәдән карап барды. Кеше алдында оятка калмыйм дип, эченнән генә үзе белгән русча сүзләрне кабатлый башлады. “Бәрәңге — кртушка, су — вада, пичок — сахар, ипи — хлип, сөт — малака… Туда-суда — кил монда була…”
Санияләр вокзалдан бигрәк ерак яшиләр икән. Гаян трамвайдан төшеп, автобуска утырырга кирәклеген әйтте. Тик әби мыштырдаганчы, трамвай тукталыштан кузгалып киткән иде инде. Арттан йөгергән Гаянны да, “Суда түгел, туда”, — дип кычкырган әбине дә ишетүче-күрүче булмады. Инде нишләргә?!
- Синук, синук, остановка низнай. Миңа надо школ. Директор кияү исеме Ибраһим (Пәйгамбәрский), дучка Сания — ущитель. Мне надо туда, школга, — дип, янәшәсендә утырган иргә елардай булып аңлата башлады Сәрвәр әби. Бәхеткә, бу ир шул ук мәктәптә эшли булып чыкты. Көч-хәл белән әбекәйгә трамвайдан төшәргә кирәклеген, кызы янына такси белән үзе илтеп куячагын аңлатты ул.
- Гурытта яшәп, берсе дә русча белми, сапсим пропаллар икән. Кызым Гаян да пропал, милице надо сказать, — дип елап барды Сәрвәр әби. Тик мәктәп каршында аны сюрприз көтә иде. Әнисен эзләп, хәлдән тайган Гаян: “Сания шәһәрне яхшы белә, икәүләшеп эзләрбез”, — дип сеңлесе артыннан килгән икән. Таксидан чыккан Сәрвәр әбине күреп, Гаян хушыннан язды. Көч-хәл белән аны аңына китергәч, әбекәй: “Исең киткән икән, кызым! Әниең суда не батмый, утта не янмый, не пропадал бит, кызым”, — дип баласын тынычландырырга тырышты.
Санияләргә килеп кергәндә көн кичкә авышкан иде инде. Сәрвәр әби яңа фатирны карап йөргән арада, кызлары тиз генә табын әзерләделәр. Ул арада кияве дә эштән кайтып җитте. Күрешеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң барысы да чәй өстәле артына утырдылар. Сания Сәрвәр әбинең маҗараларын сөйләгәндә ире көлүдән тыела алмады.
- Бүген 1 апрель — көлке көне бит. Эштә хезмәттәшләрем көне буе шаярттылар, ну бу кадәр көлдерүче булмады. Маладис, әби, югалып калмагансың! Менә мин эштәге егетләргә дә минем теща кебек берегездә дә юк дип, һәрвакыт сине мактап торам, - дип кияве әбисен иңбашыннан кочты.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 2072