«Бишек туе» в школе «Алтын сандык» в Самаре / Жырлы бишек, жылы бишек эленә өй түренә

Z-kYpC9q-AoШкола «Алтын сандык» Гульнары Насыйровой в Самаре продолжает свою работу. 1 апреля мы извлекли из чудесного бабушкиного сундука очень интересную тему: «Бишек туе». Также была организована телевизионная съемка телеканалом «Губерния» (корреспондент Е.Шишкина).

В этом увлекательном процессе участвовала преподаватель ГБПОУ «ССПК» Альбина Махмутова, она рассказала много интересного о колыбельке ребенка, колыбельных мелодиях, исполнив некоторые.

Очень интересный рассказ об элементе национального костюма «изю» на примере искусно изготовленного своими руками изделия поведала Гульнара Насыйрова.

Делегация из села Фейзуллово Кошкинского района — заведующая сельским клубом и гармонист — семейная пара Равиль и Рафиса Миннебаевы проделали длинный путь, чтобы рассказать о традициях исполнения колыбельных песен старожилами села — Ащряповой Марьям (90 лет), Азмухаметовой Сазидой (80 лет), Нуретдиновой Насимей (89 лет).

Директор «Ак Калфак» Эльвира Шайхиевна Власкина поблагодарила съемочную группу и активисток нашей организации теплыми искренними словами, пожелав и дальше вести работу по возрождению национальных традиций.

Z-kYpC9q-Ao


Өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының яшьләр бүлеге Самараның “Алтын инә” тегү остаханәсендә “Бишек туе” дип аталган милли чара уздырдылар.

Халык кәсепләре һәм кул эшләре остабикәсе Гөлнара На­сыйрованың тегү ательесы милли рух белән сугарылган оҗмах почмагы. Тамбур ысулы белән чигелгән алъяпкыч­лар, калфак-изүләр, милли киемнәргә ки­енгән курчаклар ара­сында хәзер инде чыбылдык бе­лән ябылган бишек тә пәйда булган.

- Ул нарасыйны күз тиюдән саклаган. Чыбылдыкны еш кына чигешләр белән бизәгәннәр, бала итәкләре өстәп тек­кәннәр. Баланың маңгаена күз тиюдән саклау өчен тамга да куйганнар. Әни яисә әби бишекне тибрәткәндә моңлы җырларыбызны җырлаганнар. Шулай бала күңеленә милли моң, татар теле сеңә барган… — дип сөйләде оешманың активисты Айсылу Әбдиева.

Ә өч бала әнисе Альбина Мәхмүтова, бала татар булып үссен өчен, аны нинди мохитта тәрбияләргә кирәк булуы турында бәян итте. Бишек җырлары белән Кошки районының Иске Җүрәй авылыннан килгән Равил һәм Рәфисә Миңнебаевлар таныштырдылар. Рәфисә авыл хатыннарыннан бишек җыр­лары язып алу белән мавыга икән. Алар бу кичәдә бик тә урынлы яңгырадылар.

Монда сөйләнгәннәр яшь бикәләр өчен аеруча гыйбрәтле булды, әлбәттә. Хәер, әбиләр дә гореф-гадәтләребезгә битараф калмадылар, колакларына киртләп, оныкларына бишек көйләрен тик татар телендә генә җырларга ният иттеләр.

Бишек туе кичәсе “Губерния” телевизион каналының “Дом дружбы” программасы өчен төшерелеп барды. Бу программа төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре турында. Карагыз, өйрәнегез, мәгълүмат кырында булыгыз.

Изображение 003

Айсылу ӘБДИЕВА, Рәфисә МИҢНЕБАЕВА, Альбина МӘХМҮТОВА һәм Равил МИҢНЕБАЕВ.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1365

Комментирование запрещено