Уян, татар, ач күзеңне, тиз бул,
Соңгы еллар озак йокладың.
Буран өрде, эссе җилләр исте,
Тик син аны гүя тоймадың.
Шешә белән бастырдылар сине,
Зиһенеңне биреп ятларга.
Өйрәттеләр чит тел, гореф-гадәт,
Маңкорт булып туды балаң да.
Телеңне дә корбан иттерделәр,
Ваемсызлык салып күңелеңә.
Динеңне дә корыттылар синең,
Икенче «сорт» булдың үзең дә.
Тамырыңны искә алчы бүген,
Баш имәгән безнең бабайлар.
Бердәм, эшчән, динле булган,
Бүген бездә нигә юк алар.
Хатирәдән төшеп калганмыни
Җәүһәр сыйфатыбыз төрләре.
Җирләнгәнме картлар белән бергә,
Әллә йоклый бездә үзләре?
Бүген илем шатлык белән тулды,
Ирек таңы сызылып атканда.
Язмышыңа бул син хуҗа, халкым,
Аллаһы биргән тугры юлыңда.
Оеп яту шундый заманада
Үлемгә тиң милләт, халкыңа.
Күтәр башың, синең барлыгыңны
Күрсен барлык милләт халкы да.
Ыруыңны кызган, уян, татар!
Таптап үтмәсеннәр үзеңне.
Мәгърифәтле кавемнән икәнеңне онытма син,
Мәгърүфлек бизәсен йөзеңне.
Бар галәмгә мәгълүм итче бүген
Шундый милләт – «татар» барлыгын.
Үз телең бар, динең, дәрәҗәң бар,
Яңгырат милләтеңнең зурлыгын!
Наилә ХӨСӘЕНОВА.
Самар шәһәре.
Просмотров: 1315