
Коръәндә әйтелгән фикер
Суга баткан Фиргавенгә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә: «Моннан соң килгән буыннар өчен аять гыйбрәт булсын өчен җәсәдеңне коткарырбыз. Чыннан да, күп адәмнәр безнең аятьләребездән хәбәрдар түгелләр (ягъни алардан гыйбрәт ала алмыйлар)”, — диде. («Йуныс» сүрәсенең 92 нче аяте).
Кызыл диңгез яр буенда
Җабалаин җирләре.
Шул җирләрнең комлыгында
Калган тарих серләре.
Коръән-Кәрим аятьләре
Юл күрсәткеч булгандыр.
Инглиз галимнәре, аны
Укып, юлга чыккандыр…
Туксан икенче аятьне
«Йуныс» сүрәсеннән тап.
Гыйбрәт алып яшәр өчен
Аны укып чык кабат!
Явыз Фиргавен җәсәден
Аллаһыбыз коткарган.
Инглиз галимнәре аны
Комнан казып чыгарган…
Өч мең еллык могҗизаны
Аллаһ Үзе бар кылган.
Фиргавеннең дә җәсәде
Үзгәрешсез сакланган…
Сәҗдә кылган халәтендә
Фиргавеннең җәсәде -
“Лондон Бритиш” музеена
Барып кара син аны!
Сәҗдә кылганы күренә
Пыяланың астыннан.
Аның барлык әгъзалары
Үзгәрешсез сакланган.
Чәчләре дә, сакалы да,
Тәне дә бозылмаган.
Ошбу могҗиза серләрен
Аллаһ Коръәндә язган!
Коръәни-Кәрим — Аллаһ сүзе,
Безне катгый кисәтә.
Изгелекнең-явызлыкның
Аермасын күрсәтә!
Мәгариф РАЯНОВ.
Җиддә шәһәре,
Кызыл диңгез яры.
2018 ел.
«Сәлам» газетасы.
Просмотров: 1288