Тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессындагы “Ирек мәйданы” бәхәс клубын оештыручысы һәм модераторы Дамир Исхаков Казанда Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кую кирәклеген әйтте. Бу хакта ул клубның тарихи әсәрләргә багышланган икенче утырышында белдерде.
“Әгәр дә Татарстан дәүләтчелеген чынлап та ныгытырга уйлыйбыз икән, бу яктан бу шәхесне берничек тә оныта алмыйбыз. Татарстан Республикасы каян килеп чыккан? Шуннан (Казан ханлыгы чорыннын — ТИ) башланган”, — диде Дамир Исхаков.
Клуб утырышында сүз беренче итеп “Олуг Мөхәммәд” әсәрен язган Марат Әмирхановка бирелде. Ул китабы һәм Казан ханлыгын оештырган Олуг Мөхәммәд турында сөйләгәннән соң, Дамир Исхаков бу тарихи шәхеснең исемен мәңгеләштерү кирәклеге турында чыгыш ясады. Дамир Исхаков әйтүенчә, Олуг Мөхәммәд һәйкәленең әзерләнгән өч макеты бар.
“Казанда куярга уйлаганнары юк. Димәк, ул шәхеснең кем икәнен аңламыйлар, я артык яхшы аңлыйлар. Бу — Алтын Урданың соңгы ханы һәм Казан ханлыгының беренче ханы булып чыга инде. Бик әһәмиятле сәяси фигура”, — диде Дамир Исхаков.
Язучы Марат Әмирханов Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл хәзер Мулланур Вахитовка куелган һәйкәл урынында булырга тиеш дигән фикерләр булуын әйтте. “Дөрес инде ул. Бөтен төрки илләрдә дә атка атланган шәхесләрнең скульптуралары бар. Бездә аның булмавы бик сәер билгеле. Без нинди татар инде атка атланган бер һәйкәл дә булмагач”, — дип риторик сорау бирде Дамир Исхаков.
- Олуг (Олы) Мөхәммәд хан (1405—1445) — Алтын Урда (1436 елгача), Кырым (1437) һәм Казан(1438—1445) ханы. Казан ханлыгына нигез салучы (1438), Касыйм ханлыгына да нигез салуга өлеш кертә. 1437 елда Биләү (Белев) шәһәре янында Мәскәүнең Бөек кенәзе Василий II Тёмный гаскәрләрен җиңә. 2017 елда Олуг Мөхәммәд ханның улы Мәхмүт ханның җәсады Казан Кремлендә җирләнде.
* * *
Доктор исторических наук, организатор и модератор дискуссионного клуба «Ирек мэйданы» («Площадь свободы») при Всемирном конгрессе татар Дамир Исхаков заявил о необходимости установить в Казани памятник хану Улу-Мухаммеду. Об этом историк сказал в ходе второго заседания клуба.
«Если мы действительно хотим укрепить государственность Татарстана, эту личность мы никак забыть не можем. Откуда возникла Республика Татарстан? Оттуда (со времен Казанского ханства — прим. Т-и) началась», — сказал Дамир Исхаков.
Первым на заседании клуба слово было предоставлено автору произведения «Олуг Мөхәммәд» Марату Амирханову. Писатель рассказал о своей книге и основателе Казанского ханства Улу-Мухаммеде. Затем Дамир Исхаков выступил с предложением принять меры по увековечению имени этого человека. По словам историка, сегодня существуют три готовых макета памятника Улу-Мухаммеду.
«В Казани ставить еще не думают. Значит или не понимают, что это за личность, или понимают слишком хорошо. Это последний хан Золотой Орды и, получается, первый хан Казанского ханства. Очень важная политическая фигура», — сказал Дамир Исхаков.
Как отметил писатель Марат Амирханов, некоторые представители общественности считают, что памятник первому хану Казани должен стоять на месте нынешнего памятника Муллануру Вахитову. Дамир Исхаков с этим согласился. «Это правильно. Во всех тюркских странах есть скульптуры всадников. У нас такой нет, и это, конечно, странно. Какие мы татары, если у нас нет ни одного памятника со всадником», — задал риторический вопрос историк.
Хан Улу-Мухаммед (1405-1445) — хан Золотой Орды (до 1436 года), Крыма (1437) и Казани (1438 — 1445). Основатель Казанского ханства (1438), участвовал в образовании Касимовского ханства. В 1437 году близ города Белев одержал победу над войсками Великого князя Московского Василия II Тёмного. В 2017 году в Казанском кремле были захоронены останки сына Улу-Мухаммеда — Махмуда хана.
Просмотров: 1126
нАдо памятник ставить основателю Булгарии Котрагу.