“Бердәмлек” газетасында күп еллар җаваплы сәркатиб һәм хата тикшерүче булып эшләгән Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллинага 9 апрельдә 80 яшь тулган булыр иде.
Зәйнәп апаны мин бала чагымнан беләм. Ул Иске Ярмәк авылы мәктәбендә берничә ел рус теле һәм әдәбияты укыткан иде. Шуннан соң безнең юллар аерылды һәм егерме еллар чамасы күрешмичә тордык. Зәйнәп апаның энесе Рәфгать Нәбиулла улы Самарада татар газетасы ачып җибәргәч кенә кабат очрашырга насыйп булды. Апа өемә килеп: “Син бит Иске Ярмәк мәктәбен бетергән бала. Татарча хатасыз язасың, әдәбиятны да яхшы беләсең. Әйдә татар редакциясенә эшкә”, — дип чакыргач, бармыйча булдыра алмадым инде. Шулай без бергә эшли башладык.
Туксанынчы еллар башында Зәйнәп апа әле корректор гына иде. Бик төгәл, төпченүчән, сүзлек белән аерылмый торган кеше булды ул. Редакциядә аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, Зәйнәп апа, әлбәттә, энесен яклап чыга. Шул ук вакытта коллектив белән дә уртак тел табып, ипләп кенә гаугага чик куя иде.
Зәйнәп һәм Рәфгать Әһлиуллиннарның хәтере төпсез иде бугай. Редакциягә килгән һәр кеше белән сөйләшә торгач, аның кем баласы булуына төшенеп, җиде буын әби-бабасының тормышы турында сөйләп бирә алалар иде. Һәркемнең исем-фамилиясен бер ишетсәләр, шунда ук отып алып, килгән саен исеме белән дәшәләр иде.
Кеше вафат булгач кына аның эш өчен никадәр кыйммәтле кадр булуын аңлыйсың икән. Без Зәйнәп апабызны да, Рәфгать Нәбиулла улын да көн саен искә алабыз. Бу очракта болай әйтерләр иде, дип сүзләрен кабатлыйбыз. Катлаулы җөмлә, яисә аңлашылмаган сүз килеп чыкканда да, интернеттан, сүзлектән эзләп утырмадык, Зәйнәп ападан гына сорап, дөрес итеп язып куя идек…
Яхшы кешеләр Ходайга да кирәк, ди татар халык әйтеме. Зәйнәп апаның да, Рәфгать абыйның да урыннары оҗмахта булып, безгә, аларның эшләрен дәвам итүчеләргә, Ходайдан ярдәм сорап торсыннар иде.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 997